Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Столбищеда “Әкият” балалар кабул итә

Лаеш районында капиталь ремонттан соң тагын бер балалар бакчасы ачылды

Хәзер яңартылган, заманча һәм төзекләндерелгән бакчага 75 бала йөри ала. Авылда көтеп алынган “Әкият” бакчасын ачу тантанасында катнашучылар арасында райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова, Лаеш районы ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов, “Стройконтактэнергоплюс” төзелеш компаниясе директор урынбасары Данил Әхмәтнуров һәм башкалар бар иде.

Михаил Фадеев чыгышы үзенчәлекле булды:

-Балалар бакчалары җитмәү проблемасын хәл итү өчен Лаеш районында безнең башлык тарафыннан күп эшләнә, президент бар республика буенча зур эш алып бара. Без ремонт вакытында даими киңәшләштек, төзелеш барышын күзәттек, бакчаның булачак җитәкчесе белән аралаштык. Хәзер без монда чын, “әкияти” балалар бакчасы күрәбез. Без яңа җиһазларны, мебель, балалар кроватларын, уенчыклар, кирәк булган бар әйберне карадык.

Михаил Владимирович искә төшереп үткәнчә, өч ел элек, иске “Әкият” эштән туктагач, шул ук вакытта Усадыда  яңа балалар бакчасы һәм прогимназия ачылды. Әмма ярты ел узуга үсеп килүче җирле халыкка бакчаларда урын җитмәве ачыкланды. Менә шуңа күрә иске “Әкият”не төзекләндерергә булдык. Моннан тыш хәзер Усадыда 260 урынлы яңа балалар бакчасы төзелә. Аны  киләсе елның 1 сентябренә ачу планлаштырыла. Усадыда 500 урынга яңа, заманча мәктәп проектлау эше төгәлләнеп килә, чөнки Столбище урта мәктәбендә балалар ике сменада укыйлар.

Данил Әхмәтнуров үз чиратында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

-Без тырышып эшләдек, бар көчне куйдык һәм иҗади якын килдек: чөнки балалар – безнең өчен аеруча мөһим. Михаил Афанасьев җитәкчелегендә безгә район хакимияте, мәгариф бүлеге, булачак бакча администрациясе һәрчак ярдәм иттеләр. Төзелеш калдыкларын җыештыруда иске ”Әкият” балаларының әти-әниләре булышты. Гомумән, без үзара килешеп эшләдек.

ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов бакчадагы һәр төркемгә зур уенчык йөк машинасы бүләк итте һәм болай дип өстәде:

-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү өчен мәйданчык кирәк. Анда балаларны өйрәтәчәкбез.

Балалар бакчасы мөдире Дилә Хәммәтгалиева  “Әкият” балалар бакчасын яңартуда катнашкан бар кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Әти-әниләр исеменнән Резедә Нуруллина искиткеч матур, “сихри” бүләк өчен рәхмәт әйтте.

Чара кунаклары өчен бакчага йөрүчеләр чыгыш ясады.

Данил Әхмәтнуровның “Әкият”нең символик ачкычын директор Дилә Хәммәтгалиева кулына тапшыруы вакыйганың иң тетрәндергеч мизгеле булды. Бәйрәм бик шәп булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище Лаеш районы балалар бакчасы