Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зирәк акыллылар һәм активлар бәйрәме

Күңелләре яшь булганнарга багышлана

Лаешта, Өлкәннәр көне алдыннан 46нчы йорт янында Лебедева урамы көне оештырылды.

Оештыручылары – Вера Баннова һәм аның ярдәмчеләре – территориаль иҗтимагый үзидарәнең актив әгъзалары.

Килүчеләрне җәмәгать берләшмәләре эшен координацияләү буенча совет рәисе Илгизә Тимершина, “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты рәисе Наталья Лицова котлады.

Бу йортта яшәүче ветераннарга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Йортта яшәүчеләр Урта Девятоводан килгән фольклор ансамбль чыгышын рәхәтләнеп тыңладылар. Геннадий Рожков үз шигырьләрен укыды. Лаешның башка талантлы кешеләре дә үз осталыкларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы