Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Теле ачылганчы бии башлаган

​​​​​​​ Өч яшьлек София Стефаненко Казанның “Әкият” курчак театры сәхнәсеннән тамашачылар күңелен җәлеп итте.

Автор фотосы.

Кечкенә балерина бер ел инде “Мир пуантов & талантов” балалар балет һәм иҗат мәктәбендә шөгыльләнә.

Өч яшьлек София Стефаненконың әти-әниләре күптән түгел Лаеш районының Чирпы авылындагы җыйнак йортка күчеп кайтканнар. Яшь балеринаның әбисе Людмила Стефаненко сүзләре буенча, кызда сабый чакта ук иҗат чалымнары сизелә.

-София музыканы бер төрле генә  тыңламый: ул үзенә ошаганын шунда ук аера, калганнарына игътибар итми. Оныгым музыка дөньясына тулысы белән чума, көй кәефен төшерсә елап та җибәрә. Балалар урындыгында утырганда ук көйне ишетү белән бию  хәрәкәтләре ясый иде. Хәзер дә, нәрсә белән шөгыльләнсә дә, яхшы музыка яңгырауга кызчык сикереп төшеп бии башлый, - дип сөйли әбисе. – Шуңа күрә минем кызым Светлана кызының талантын үстерергә һәм аны бию мәктәбенә бирергә  булды. Озаклап эзләгәч без “Мир пуантов & талантов” балет һәм иҗат мәктәбенә тукталдык.

Кечкенә баланы нәрсә беләндер шөгыльләнергә мәҗбүр итү мөмкин түгел. Мөгаен, кызым белән миңа бәхет елмайгандыр, без оныгыбызда аңа нәрсә ошавын - биисе килүен сизеп алдык. Кызчык яраткан нәрсәсе белән шөгыльләнә һәм хәзер без аның уңышларына сөенәбез.

-Безнең өчен бу безгә үзенчәлекле мөмкинлек биргән иң яхшы балет мәктәбе -  абруйлы “Әкият” театрының зур сәхнәсендә бию мәктәбенең отчет концертын аның ялгыз чыгышы белән ачу мөмкинлеге ул, - дип сүзне дәвам итте Софиянең әнисе – Светлана Стефаненко. – Без үзебезнең яраткан педагогыбыз Миләүшә Маратовна Насыйповага чиксез рәхмәтлебез, ул минем Софиям өчен музыка сайлады һәм “Морской воздух” биюен куйды.

Кызчык  Казанга үзенең укытучысы янына әнисе машинасында барырга ярата.

-Мин һәрчак арткы утыргычта балалар креслосында иминлек каешын эләктерәм. Минем белән бергә Лана, Лиза һәм башка кызлар да шөгыльләнә, - дип әнисе сүзләренә ачыклык кертә Соня.

Әбисе оныгының мавыгуын тулысынча бүлешә һәм аны бар көченә яклый. Аның сүзләре буенча, кызга төрле музыка ошый, стиле буенча туры гына килсен. Әмма классика барысыннан артык, әмма ул заманча музыкага кушылып та бии. Моннан тыш бала шигырьләр һәм әкиятләр дә ярата.

-Без балалар китапларын күп укыйбыз, - дип сүзне дәвам итә Людмила Стефаненко. – Ул “Три поросенка”, “Кот в сапогах” әкиятләрен һәм Чуковский шигырьләрен белә. Мин тукталсам, ул шунда ук яраткан шигырь юлларын дәвам итә. Софиянең медальләре һәм дипломнары да шактый, хәтта кубогы бар. Ул аларны үз хезмәте белән яулады – биремнәрне дөрес башкарган һәм чыгышлары өчен. Бу укытучының туплау мактаулары бию мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен яхшы мотив булып тора.

Евгения Тубова (исем анасы һәм Стефаненколарның күршесе дә) аның талантына соклана.

-без гаиләләр белән дус һәм минем оныгым Саша һәм София бергә ешрак уйнасыннар өчен тырышабыз. Искиткеч кыз, без аны яратабыз. Аның чыгышлары видеоязмаларын карап барабыз. Әле күптән түгел генә безнең йолдызчык “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә биеде. Мондый форматтагы ялгыз чыгыш бар кешене каушатыр иде, әмма безнең Софияне түгел. Ул музыка тактына ышынычлы хәрәкәт итте һәм үзен тамашачылар өчен чыгыш ясауга бөтенләе белән багышлады.

Ә берничә көннән кечкенә балерина Казан яр буенда туңдырма фестивалендә биеде.

-Чыгыш ясау катлаулы булды. Сәхнәдә синтезаторлар һәм башка музыка кораллары, ә безгә, башка артистлар кебек үк кояшта кызган бетон туры килде. Балеткаларсыз, гади туфлиләр белән биергә туры килде. Безнең 184 фатин тасмадан торган итәкне елгадан искән җил туздырды. Мин кичтән 3,5 сәгать үтүкләгән кием күзгә ташланмады, - дип өстәде Светлана. – Тамашачылар бик күп иде алар гадәттәгечә каршыга урнашмады, безнең сәхнәнең өч ягында булды. Әмма минем кызым каушап калмады, ниндидер вакытларда әйләнә-тирәдәге уңайсызлыкларны җиңү өчен хәтта импровизацияләде дә. София чыгышын алкышларга күмделәр, ә алып баручы йолдызлар шулай туа дип өстәде.

Безнең кечкенә балкып килүче йолдызчыкка бию фантазиясенең иҗат очышын һәм яңа хореографик үрләр яулавын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Теле ачылганчы бии башлаган