Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Укучылары белән очрашу язучы өчен бәхет ул

Атабайда яшәүчеләргә Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклеләре белән очрашу бәхете елмайды.

Аларга кунакка профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал, шагыйрә Илсөяр Иксанова, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, драматург Данил Салихов һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, драматург Рәдиф Сәгъди килде.

Кунаклар атабайлыларга үз әсәрләре барлыкка килү тарихы турында, остазлары турында сөйләделәр. Истәлекләре белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар һәм хәзер нинди әсәрләр өстендә эшләүләре серен ачтылар.

Рифат Җамалны без күп кыенлыкларга очраган һәм аларны лаеклы җиңгән галим буларак беләбез. Аның кичерешләре, уйлары шигьри юлларга яткан.

-Мин безнең очрашуга сөенәм, - диде Рифат Җамал. – Бүген минем белән иҗади дусларым, танылган язучылар килде. Һәр язучы өчен үзенең укучылары белән аралашу чын бәхет ул.

Татар Сараланында туып үскән шагыйрә, прозаик Илсөяр Иксанованы җылы каршы алдылар. Илсөяр Вазыйховна – Татарстан язучылар берлеге һәм ТР язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, С. Сөләйманова һәм Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Түгәрәк уен” альманахы редакторы. Ул алты шигырьләр җыентыгы авторы, аның шигырьләренә шактый көйләр язылган.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казан театр училищесын тәмамлагач җиде ел актер булып хезмәт иткән, башта Г. Камал исемендәге театрда, соңыннан К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында. 1992 елдан әдәби эшчәнлек белән җитди шөгыльләнә. Ул утыздан артык пьеса язган, аларның кайберләре Казан, Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Буа театрларында куелган, Башкортстан, Оренбург, Пермь һәм Ульян өлкәләре театрлары сәхнәләрендә бара.

Драматург Рәдиф Сәгъди ничек итеп детективлар, триллерлар яза башлавы турында сөйләде, шуның белән атабайлыларны җәлеп итте.

Кичә җанлы барды. Тамашачыларга Данил Салихов башкарган җырлар аеруча ошады. Авылда яшәүчеләр ул көнне көндәлек мәшәкатьләрен онытып тордылар, әдәбият һәм мәдәният дөньясына чумдылар. Мәгълүматларга бай очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды һәм һәр кешенең рухи дөньясын баетты.

Атабайлылар үз кунакларын җылы каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атабаево Лаеш районы очрашу язучылар