А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены әгъзалары Йошкар-Олада булдылар
Очрашу Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Марий республикасы оешмасы чакыруы буенча Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Без бергә” кичәсе хөрмәтенә булды.
Чарага Орден рәисе Зөһрә Лезина җитәкчелегендә 11 кеше барды. Кичәдә катнашучыларны Марий һәм Чуваш республикалары инвалидлар оешмалары рәисләре Наталья Богомолова һәм Маргарита Кузьминых сәламләде.
Безнең район вәкилләре чара алдыннан оештырылган күргәзмәгә
үзенчәлекле кул эшләре, картиналар алып бардылар, курчаклар ясау буенча осталык сәгате үткәрделәр, кичәнең концерт программасында катнаштылар. Лаешлылар мари һәм чуваш коллегалары белән дуслаштылар һәм киләчәктә дә очрашырга булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев