Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Алар Туган илебез өчен сугыштылар. Прасковья Федоровна Наумова

Бу ханым өлешенә Бөек Ватан сугышы сынаулары туры килгән. Әмма ул сынмаган, сыгылмаган һәм сугыштан соң уртак муллыгыбыз өчен намсулы хезмәт иткән.

Прасковья Федоровна 1922 елның 7 маенда туган. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. 1942 елда 20 яшьлек Прасковья Наумова фронтка китәргә хәл итә. Ул үз теләге белән китәргә теләп язылганда хәрби комиссариатта елмаялар  - ул бик кечкенә һәм ябык була: буе 148 сантиметр, ә авырлыгы 48 кг. Әмма Прасковья Федоровна үз дигәненә ирешә.

Аерым Мәскәү һава һөҗүменнән саклау армиясе (ПВО) – ПВОның беренче корпусы һавадан күзәтү, хәбәр итү һәм элемтә гаскәрләре икенче дивизиясендә була. Радист булып хезмәт итә, ефрейтор званиесе ала.

Тыныч тормышта Прасковья Федоровна “Приволжский” совхозында зоотехник булып эшли. Шулай ук 25 Октябрь, “Новый” һәм “Россия” совхозларында хезмәт куя. Аның гомуми эш стажы 40 елдан артык.

Прасковья Федоровнаның кызы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Хезмәттәге уңышлары өчен ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале һәм Жуков ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 мая Лаеш районы ветераннар урта девятово