Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Атабай актерлары «Бер күрешү үзе бер гомер» спектаклен күрсәттеләр

Атабай мәдәният йорты Театр елына багышланган "Театраль пәрдә артында" район смотре-конкурсында катнашты.

Үзешчән артистлар Фәнис Яруллинның "Бер күрешү үзе бер гомер» спектаклен әзерләделәр. Анда мәдәният хезмәткәрләре һәм авыәда яшәүче Марсель Минһаҗев катнашты.

Артистлар үз рольләрен бик яхшы уйнадылар һәм жюри аларның чыгышын югары бәяләде – «плюс бишкә».

-Тамашачыларга да  спектакль ошады. Алар хәтта вакытның ничек узып китүен дә сизмәдек дип әйттеләр, - дип яза безгә авыл мәдәният йорты мөдире Рәмзия Гайфуллина.

Рәхмәтле авыл кешеләре яраткан артистларын озак алкышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атабаево спектакль Лаеш районы