Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Балыклар кышласын өчен

Мишә елгасы тамагында булган “Балык – булыр” табигать саклау акциясе шушы изге максатны күздә тотты.

Чарада 40тан артык кеше катнашты: ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балык заводы хезмәткәрләре, һәвәскәр балык тотучылар, шулай ук хатыны белән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.

Боз астыннан балык тотарга яратучылар сүзләре буенча, март – сулыклардагы җан ияләре өчен уңай ай түгел, чөнки аларга кислород җитми. Чокырлар тишмәсәк – балык һава җитмәүдән үлә.

Калынлыгы ярты метрга җиткән бозда тишекләр  һәм майналар борауладылар. Майна – шул ук бәке. Ачылган урынга берничә колга салына. Аларга су катмасын һәм һава керсен өчен салам җәелә. Тишекләр ясалган урыннарда бәхетсезлек очраклары булмасын өчен аларны ерактан күренерлек итеп ботаклар белән билгеләделәр.

-Шундый мөһим эшкә никадәр балыкчы җыелды. Мин моны күрүемә шатмын, - дип билгеләп үтте шактый олы яшьтә дә кышлый балык тотарга яратучы Борис Кириллович. – Балыкчы хезмәте – кыен эш. Кышлый да, җәйли дә куллар һәм аяклар суда. Әмма сез түзәсез. Бүген сезнең арада булуыма сөенәм.

Биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов ветеранга бүләк, ә хатынына чәчәк тапшырды.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, кышкы чорда ТРның 25 муниципаль районында акваториянең 112 участогында 1933 тишек һәм 315 майна ясалган. Акциядә 600дән артык кеше катнашкан, шул исәптән 200 бала һәм яшүсмер.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы балык