Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Бесландагы вакыйгалар әлегә кадәр куркыта

Террорчылар 1нче Беслан мәктәбе укучыларын һәм аларның ата-аналарын, укытучыларны һәм Белем көненә килгән кунакларны тоткарлауга 17 ел узды.

334 кеше 5 кешелексез терракт корбаны булды, шуларның 186 сы - балалар. Ә иң якын кешеләрен – балаларын, әниләрен, әтиләрен күпме кеше югалтты... Аларның гомер буе төзәлмәслек яралары калды.

Хәзердән башлап 3 сентябрь - Россиядә истәлекле һәм кайгылы дата: террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без ул еллар вакыйгаларын, тормышлары кинәт өзелгән кешеләрне искә алабыз. Без Төньяк Осетия халкы белән бергә кайгырабыз һәм алар белән югалтулар ачысын уртаклашабыз.

Без исән калган һәм лаеклы тормышларын дәвам иткән кешеләр белән горурланабыз. Күпләр танылган кешеләр булды, мәсәлән, ирекле стиль көрәшчесе Артур Найфонов кебек. Күптән түгел Токиода узган Олимпиадада ул 86 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә бронза алды, Бу җиңүне ул үз һәм чит балаларны коткарып террорячылар кулыннан һәлак булган әнисе Светланага багышлады.

Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган концерт булды. Концертны алып баручылар Альбина Латыйпова һәм Әмир Ишбулдин бу датаның барлыкка килү тарихы, шул күңелсез вакыйгалар хронологиясе турында бик эмоциональ сөйләделәр. Аларның кайберләрен күз яшьләрен тыймыйча тыңлап булмый иде.

Теракт корбаннарына багышланган концерт югары профессиональ дәрәҗәдә узды. Безнең районда нинди талантлар яшәвенә гаҗәпләнәсең. Лаеш балалар сәнгать мәктәбен «Прекрасное дало» композициясен башкарган Софья Массарова һәм «Вера» җыры белән Арина Шульгина тәкъдим иттеләр. Район мәдәният йорты режиссеры Юлия Плескач сугыш кырыннан документаль кадрлар фонында «Молитву матери» җырын җырлады. Алия Чернова «Нас бьют – мы летаем» җыры белән чыгыш ясады. Сәхнәгә Казаннан килгән кунак, балалар табиб-неврологы Наира Джемниханова үзенең номеры белән чыкты. Альбина Латыйпова җитәкчелегендәге «SUNNY VOICE» район мәдәният йортының эстрада студиясе үзенең вокаль осталыгын күрсәтте. Һәм, әлбәттә инде, Валентина Мартынова җитәкчелегендәге «Рябинушка» хореография ансамбле безне тагын бер кат дәрт, пластика, матур костюмнар белән шаккатырды. Аларның программасы дөнья биюләренә багышланган иде.

Кичә ахырында аны алып баручылар шәһәр халкына бер тамчы су эчү мөмкинлеге булмаган Беслан корбаннары истәлегенә парк һәм скверларда чәчәкләр һәм үсемлекләргә су сибәргә тәкъдим иттеләр. Гүя безнең белән бергә булмаган кешеләрне эчертү өчен. «Тормыш тамчысы» акциясе - ул әлеге вакыйгаларны истә тоту, бердәмлек һәм гражданлык өлгергәнлеген күрсәтү мөмкинлеге. Альбина Латыйпова әйткәнчә: "Бу дата – безнең дөньяның ничек тотрыксыз булуы һәм аны ничек җимерү җиңел булу турында тагын бер искәртү. Әмма без бергә теләсә нинди каршылыкларны җиңә алабыз. Янауларга каршы көрәштә без бердәм булганда - безнең киләчәгебез бар. Бергәләп без барлык кыенлыкларны да җиңәчәкбез!»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Беслан Террорчылык лаешта реклама