Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Без КВНны дәвам итәбез

Илнең иң тапкыр һәм шаян яшьләре 8 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Халыкара КВН көнен билгеләп үтәләр.

Ольга Иванова

Дөньяда яшәп килгән төрле бәйрәмнәр арасында мондые да бар. “Нинди бәйрәм? – дип ачуланырсыз сез. – Аны кем бәйрәм итә?” Һәм хаксыз булачаксыз.

Мөгаен, әлеге магик өч хәреф – КВН Россиянең һәм элекке Советлар Союзы илләренең һәр кешесенә таныштыр. Илле елдан артык әлеге телетапшыруның музыкаль керешенең беренче ноталары белән меңнәрчә кеше командаларның тапкырлыкта ярышуларын карар өчен зәңгәр экраннар каршына утыра. Әмма без экранда күргән шоу КВН дип аталган чараның кечкенә өлеше генә.

Уенга әзерлек ул башланганчы күпкә алдан башлана. Сценарий языла, аннан соң һәр сүз, җөмлә, фраза җентекләп өйрәнелә. КВНчылар төннәрен йокламый, ми штурмнары үткәрәләр. Бу бит алай гади генә түгел – яхшы шаярту язу! Аннан соң озак репетицияләр чираты җитә, анда һәр ишарә, һәр караш үткенләнә, хәтта сәхнәдәге урыннар да. Бу уенда барысы мөһим: шаяртулар, биюләр, җырлар, команданың керү-чыгуы, миниатюралар арасындагы бәйләнеш. КВН инде күптән мөстәкыйль эстрада жанрына әйләнде.

Җиңел булып тоелса да, КВН – ул җиңел булмаган хезмәт. Ул уен гына түгел, ә фикерләү ысулы һәм тормыш рәвеше. КВН мәктәбен үткән яшь кешеләр җитди проблемалар турында шаяртып сөйләргә һәм детальләргә җитди карарга, командада булырга, шул ук вакытта шәхес булып кала белергә өйрәнәләр. Уңышлы тормыш өчен бик кирәкле сыйфатлар. Тикмәгә генә элекке КВНчылар арасында популяр артистлар, шоуменнар, харизмалы сәясәтчеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр күп түгел.

Шаяннар һәм тапкырлар клубының тарихы бай һәм киләчәге зур. «Ералаш» киножурналының сәнгать җитәкчесе Борис Грачевский болай дип билгели: “Тормыш үзгәрә, аның белән КВН да үзгәрә. Ул заманча тамашачыга исәпләнгән, һәм шуңа күрә әле озак яшәячәк”. Димәк, үзләрен бу мавыктыргыч уенга багышлаган яшьләрне без әле озак еллар бәйрәмнәре белән котлый алачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X