Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Биш яшьлек Мәдинә төбәкара фестивальдә жюри йөрәген яулады

Казанда “Стильные детки-2019» төбәкара мода һәм талантлар фестивале булды. Балалар мода кибетләреннән мода күрсәтүдә катнаштылар. Яшь модельләр арасында Лаештан биш яшьлек Мәдинә Зәбирова да бар иде.

Катнашучыларның яше – 5тән 17 яшькә кадәр. Модалы кием күрсәтүдән тыш, визитка тәкъдим итәргә, иҗади номер күрсәтергә, кичке матур киемнән чыгарга кирәк иде.

Мондый күрсәтүдә беренче чыгыш ясаучы Мәдинә Зәбирова җитди жюрины шаккатырды.

-Мәдинә район мәдәният йортына “Сәнгатьле сүз” түгәрәгенә йөри (җитәкчесе Юлия Туркова). “Йолдызлык”та катнаштык, анда бик күп тамашачы алдында чыгыш ясадык. Ә менә модель бизнесы аның өчен – яңа әйбер, - дип сөйли яшь модельнең әнисе Алина Тимаргаяновна. – Мәдинәнең көндәшләре өч яшьтән модель агентлыкларында шөгыльләнәләр. Шуңа күрә аңа җиңел булмады. Без өйдә ныклап шөгыльләндек: кызым йөрергә, үзен яхшылап күрсәтергә өйрәнде. Презентация әзерләдек. Күптән түгел аның яңа мавыгуы барлыкка килде – ташка рәсем ясау. Ул ничектер осталык сәгате караган һәм хәзер ташка рәсем ясау аның яраткан шөгыленә әйләнде.

Фестивальдә Мәдинә Зәбирова "Мини Мисс Франт-2019г" номинациясендә беренче урын алды. Барлык катнашучылар күп кенә уңай тойгылар алдылар. Аларга истәлекле дипломнар һәм фестиваль партнерларыннан бүләкләр тапшырдылар.

Мәдинәнең туганнары, танышлары һәм якташлары аның өчен җан аттылар. Алар яшь модельне җиңү белән чын күңелдән котладылар һәм аның уңышларына шатландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы балалар