Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Дуслык визиты

Лаешка тәҗрибә уртаклашу өчен Марий Элның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре килде.

Кунакларны район мәдәният йортында  кабул иттеләр. Аларны “Вдохновение” клубы һәм “С песней по жизни” вокаль ансамбле бәлешләр һәм җырлар белән каршылады.

-Кунаклар тәҗрибә уртаклашу өчен һәм концерт программасы белән килгән. Ике ел без аларда булдык, хәзер алар безгә җавап визиты белән килделәр, - дип аңлатма бирде Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина. – Алар кызыклы номерлар алып килгәннәр, матур костюмнарда чыгыш ясадылар. Без нинди чаралар үткәрүебез турында, кайсылары уңышлы, кайсылары  килеп чыкмау турында сөйләдек.

Кунаклар халык иҗаты эшләре һәм А. Денежкин исемендәге орден чыгарган китаплар күргәзмәсен карадылар. Лаеш ягы музеенда һәм “Кама диңгезе” ярында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы дуслык