Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

"Геликон опера» сәхнәсендә чыгыш ясау - бер ләззәт

Олы Кабан авылыннан Оксана Панцырева Мәскәүдә «Геликон опера» музыка театрында җырлады.

Оксана Панцырева (педагогы Альбина Латыйпова) Мәскәүгә «Романсиада өмете» Халыкара балалар рус вокал музыкасы конкурсында яшь җиңүчеләр концертында катнашу өчен чакырылган иде.

«Россиянең һәм дөньяның яшь талантлары» концерты «Геликон опера» музыка театрында искиткеч матур һәм әкияти «Стравинский» залында узды.

Бу концерт үзенчәлекле иде: биредә бары тик рус музыкасы гына яңгырады. Россия һәм чит илләрдән килгән яшь артистлар композитор-классикларның әсәрләрен һәм танылган совет авторларының музыкасын оста башкардылар. Бөек Җиңү көненә багышланган әкияти музыкаль тарихлар да, музыка да, быел 130 ел тулучы композитор Сергей Прокофьевның әсәрләрен дә тыңларга мөмкин иде. Яшь вокалистлар белән А.Г.Шнитке исемендәге музыка институтының танылган оркестрлары - халык һәм тынлы музыка уен кораллары оркестрлары чыгыш ясады. Президент грантлары Фонды ярдәме белән оештырылган концертның авторы, сценаристы һәм режиссеры - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Галина Преображенская. Концерттан соң барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.

Фикер

Оксана Панцырева сөйли

-Минем кичерешләремне сүз белән генә аңлатып булмый! «Геликон опера» сәхнәсендә чыгыш ясау үзе бер ләззәт! Җитмәсә халык уен кораллары оркестры белән! Хисләр космик! Мин бик күп талантлы катнашучылар белән таныштым. Барлык балалар да сандугач кебек җырладылар! Мин монда тагын бер кат чыгыш ясармын дип өметләнәм.

Вероника Панцырева, Оксананың әнисе сөйли

- Кичә миңа «Россиянең һәм дөньяның яшь талантлары» концертында булу насыйп булды. Ул илнең иң яхшы театрларының берсендә - Мәскәүнең «Геликон опера» музыка театрында узды. Искиткеч талантлы һәм матур балалар якты тәэсирләр калдырды! Мәскәүнең «Романсиада» рус романсын яшь башкаручыларның халыкара конкурсын оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе Галина Преображенская талантлы балаларга “текә” оркестр белән бергә «Геликон Опера» сәхнәсендә җырлау мөмкинлеге бирде. Балалар «Романсиада» яши торган җылылык һәм яхшылык атмосферасына чумдылар. Мин, концертта катнашучыларның барлык әти-әниләре кебек үк, балаларга карата игътибарлы һәм эчкерсез мөнәсәбәт өчен аңа рәхмәтле. А.Г.Шнитке исемендәге музыка институтының халык һәм тынлы уен кораллары оркестрларына һәм дирижерлар Николай Алданов һәм Игорь Кануринга сокландым. Мондый искиткеч чараның яхшы оештырылуын билгеләп үтәсем килә. Бу конкурсның башкарма директоры Александра Дубровскаяның да казанышы. Безнең балаларга карата мөнәсәбәт шундый сизгер булды! Концертта катнашу - онытылмаслык бәхет һәм шатлык мизгелләре! Безнең өчен мондый мәйданчыкта чыгыш ясау - тормышка зур старт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X