Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гөлназ Мисалова: «Мин татар телендә уйлый башладым»

Лаеш районы вәкиле «Татар кызы» Халыкара конкурсында «Зирәк кыз» номинациясендә җиңүче булды.

Ел саен Татарстанда «Татар кызы» Халыкара конкурсы үткәрелә. Быел 200дән артык катнашучы гариза биргән. Барлык сайлап алу турларыннан соң Лаеш районы вәкиле Габишево авылыннан Гөлназ Мисалова 12 финалист арасына керде.

Ул иң дәрәҗәле номинацияләрнең берсе - «Зирәк кыз» номинациясендә җиңүче булды. Без Гөлназдан хис-кичерешләре белән уртаклашып, хәбәрченең сорауларына җавап бирүен сорадык.

Гөлназ Альбертовна, «Татар кызы» конкурсында ничек катнашырга булдыгыз?

-Бу минем күптәнге хыялым иде. Тик эштә мәшгуль булу сәбәпле (мин банкта эшлим), андый мөмкинлек юк иде. Узган ел пандемия белән бәйле рәвештә безне ерактан торып эшләүгә күчерделәр, буш вакытым күбәйде. Шуңа күрә, миңа мәдәни-спорт үзәгеннән конкурста катнашу тәкъдиме белән шалтыраткач, уйлап та тормыйча, ризалаштым.

Конкурс нинди этаплардан торды?

Ул өч этаптан торды. Беренче сайлап алу туры Тәтештә узды. Безгә визитка, иҗади номер күрсәтергә, милли ризыкны жюри хөкеменә тәкъдим итәргә туры килде. Моннан тыш, этап интеллектуаль турны да үз эченә алды.

Икенче этап (ярымфинал) Казанда узды. Без шулай ук визиткалар, иҗади номерлар күрсәттек һәм жюри сорауларына җавап бирдек.

Өченчесе дә Казанда булды. Аңа әзерлек ике атна барды, һәм бу вакыт эчендә без Казанда яшәдек һәм финалда чыгыш ясарга әзерләндек. Бию, вокал һәм дефиле куелышы буенча репетицияләрдән тыш, без бик күп осталык сәгатьләрендә булдык, шул исәптән аш-су, чын татар бизәкләре чигү буенча да. Бөек татар хатын-кызларының тарихын өйрәндек. Безнең белән чын осталар - Г.Камал театрыннан Илдар Хәйруллин, танылган хореограф Чулпан Закирова, сүз остасы Инсаф Абдулла һәм башкалар эшләде.

Безнең өчен Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырдылар, без милли китапханәдә булдык. Программаның үз эченә үзеңнең шәҗәрәңне өйрәнү буенча дәресләрне алуы бик ошады.

Осталык сәгатьләре үткәрелде, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәндек.

Барлык өч этапта да мине мәдәни-спорт үзәге коллективы, Лаеш районы мәдәният йортыннан Вәсимә Хәкимова, әти-әниләр хуплады һәм бик булыштылар.

Нинди хисләр кичердегез?

Миңа калса, финалга әзерлек вакытында эмоцияләрнең бөтен спектрын татып карарга өлгердек. Күз яшьләре дә, дулкынланулар да, нәрсә дә булса килеп чыкмаганда ачулану да, һәм, әлбәттә, шатлык - аралашу шатлыгы, үз-үзеңне җиңү шатлыгы да булды...

Гомумән алганда, барлык кызлар белән дә дуслаштык, бер гаиләгә әйләндек. Финалдан соң бары дүрт көн вакыт узды, ә без инде очрашу оештырдык. Киләчәктә дә бу дуслыкны саклап калырбыз дип өметләнәбез.

Конкурстан нәрсә көттегез һәм нәрсә алдыгыз?

Күпләр «Татар кызы»н матурлык һәм талантлар конкурсы буларак кабул итә. Тик бу алай түгел. Ул күпкә тирәнрәк, аның мәгънәсе күпкә зуррак. «Татар кызы» конкурсы татар милли мәдәниятен, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру максатыннан үткәрелә.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакировның сүзләре исемдә калды, ул болай диде: “Татар кызы”нда катнашучылар - бөек татар хатын-кызларының чын варислары».

Мин рус мохитендә үстем, рус балалар бакчасына йөрдем, рус мәктәбендә укыдым. Хәзер шулай ук рус мохитендә эшләүне дәвам итәм. Татар телендә мин бары өйдә, туганнарым белән генә аралаштым. Бу ике атна эчендә мин татар телендә сөйләшергә, үз фикерләремне татар телендә белдерергә шулкадәр күнектем, хәтта кайсыдыр мизгелдә, үзем дә сизмәстән, татар телендә уйлый башладым. Моның өчен «Татар кызы»н оештыручыларга һәм минем конкурста катнашу карарын хуплаучыларга бик рәхмәтлемен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево Лаеш районы лаешта реклама татар кызы