Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Китап тәкъдир итү

Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар белән очрашуга «Белочкин зонтик» китабы авторы Александр Дорофеевны һәм үзләренең талантлы тәрбияләнүчеләре Тимур Фазлыевны чакырдылар.

Александр Григорьевич үз эшчәнлеге һәм китапның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Кайчандыр ул үзенең кечкенә кызы өчен әкият язган, ул аңа бик ошаган. Күп еллар узгач Александр Дорофеев үз архивында әлеге кулъязмага тап була. Әкият тагын укыла, әмма хәзер инде оныгына. Менә шул чакта ул җыентык чыгарырга уйлый, аңа алты әкият керә. 

Язучы үз китапларын балаларга таратты, һәркайсына үз кулы белән исемен һәм яхшы теләкләр язды. Балалар шунда ук матур рәсемле битләрне өйрәнә башладылар, укып чыгарга һәм бер-берсе белән фикерләрен бүлешергә ашыктылар.  

Тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Тимур Фазлыев чыгышы күңелле сюрприз булды. Балалар һәм хезмәткәрләр социаль челтәрләрдә аның иҗади тормышын җентекләп күзәтәләр. Алар Тимурны җылы каршыладылар, талантлы малайны алкышларга күмделәр. Ә ул алар өчен җырлар җырлады һәм апасы язган дулкынландыргыч шигырьне укыды.  

Тимур   Фазлыевка һәм Александр Дорофеевка рәхмәтләр тапшырдылар һәм аларны Үзәк стеналарында тагын да күрергә өметләнүләрен белдерделәр. 

Очрашу бик җылы төгәлләнде, барысы да йөзләрендә елмаю һәм күңелләрендә игелек тоеп таралыштылар. Мондый мизгелләр балалар һәм әти-әниләр өчен дару кебек, алар киләчәккә өмет һәм үз-үзеңә ышаныч бирәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы китап

2
X