Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Көзге бал шәһәр яшьләрен җыйды

Лаеш район мәдәният йортында гадәттәге “Көзге бал-2021” булды.

Лаеш техник-икътисад техникумы, 1нче, 2нче мәктәпләр һәм Столбище командалары иң яхшы булу өчен көч сынашты. Алар актерлык осталыкларын, бии һәм җырлый, көнүзәк темаларга шаяра белүләрен күрсәттеләр. Чыгышлар бер үк вакытта үткен телле дә, көлкеле дә булды.

Капитаннар үз иптәшләрен һәм команда буенча коллегаларын чын күңелдән котладылар. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары йөзендә елмаю һәм сөенү бетмәде. Тамашачылар залындагы җанатарлар аларга алкышлары белән ярдәм иттеләр. Барысы да дулкынланды, әмма шәп башкарып чыктылар. Балалар тиз туплана белүләре, эрудицияләре белән таң калдырдылар. Тамашачыларны да онытмадылар. Катнашучылар чираттагы тематик һәм иҗади бәйгеләргә әзерләнгәндә җанатарлар алып баручы сорауларына җавап бирделәр, астыртын мәгънәле табышмакларның җавапларын таптылар.

Конкурслар тематикасы көз белән бәйле булды. Аларның берсе шулай аталды да “Көз бүләге”. Командалар жюри хөкеменә үз куллары белән ясалган әйберләрне тәкъдим иттеләр.

Лаешның 2нче мәктәбе командасы чыгышы битараф калдырмады: ярым караңгыда, гитара авазлары астында, бал күлмәкләре һәм җитди костюмнар кигән парлар көзге вальс башкардылар, ә сәхнәдә көзге бүләкләр темасына туры килгән матур икебана барлыкка килде. Шул исемдәге мюзиклдагы мәчеләр биюе дә истә калды.

Жюри командалар юморын кабул итте. Тапкырлык аларга берничә минут эчендә биремне үтәүгә әзерләнергә булышты. Балаларга “Торналар хушлашуы”н күрсәтергә кирәк иде. Алар флеш-моб стилендә номер күрсәттеләр: бар команда капитан артына басып аның хәрәкәтләрен кабатлады. Торналар биюе менә шундый матур һәм заманча булды. Ә Столбище командасы Грибоедовның “Акыллылык бәласе”н үзенчәлекле итеп күрсәтә алды.

Жюри әгъзалары җиңүчене билгеләгән арада теләге булганнарны “Листья желтые над городом кружатся” һәм “На часах ноль-ноль” җырлары яңгыраганда биергә чакырдылар.

Яшьлек нинди искиткеч чор! Бер сүздә балачактагы никадәр истәлек. Бу кызлар һәм малайларның барысы алда әле, тиздән алар мәктәпне тәмамларлар, ә әлегә укырга һәм имтиханнар тапшырырга кирәк. Команда әзерлеге һәм һәр команданың бердәмлеге күрсәткәнчә, балалар кыенлыклардан курыкмыйлар.

Барлык командаларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, ә Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбе командасы бүләкләр һәм грамоталардан тыш җиңүче кубогына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Көзге бал шәһәр яшьләрен җыйды