Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Көзге чакырылыш-2019

“КЯ” язганча, 2019 елның 1 октябреннән көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Шушы көннәрдә генә Лаеш районы хәрби комиссариатында медицина комиссиясе эшен төгәлләде. Аның ничек үтүе, призывникларга һәм аларның әти-әниләренә нәрсә белергә кирәк булу турында без Лаеш районы хәрби комиссариаты хәрби комиссары Александр Афанасьев белән сөйләшәбез.

Александр Юрьевич, медкомиссиядә ничә призывник булды?-Гомумән алганда, ул канәгатьләнерлек үтте. 243 кешедән 203е килде. Килмәгәннәр белән аерым эш алып барылачак. Моның белән авыл җирлекләре башлыклары һәм прокуратура шөгыльләнәчәк.  

Ә барлык призывникларның да медкомиссиягә килмәвен ничек аңлатырга? 

-Югары һәм урта уку йортларына укырга кереп, призывниклар хәрби хезмәт үтүдән автомат төстә кичектерү алалар дип уйлыйлар. Кичектерү өчен мәҗбүри шартлар - медкомиссия узу һәм уку турында белешмә булу. 

 

Гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерүне бары тик муниципаль берәмлекнең чакырылыш комиссиясе генә бирә ала, ә аның рәисе - район башлыгы, безнең очракта исә - Башкарма комитет җитәкчесе. 

Медкомиссиягә килмәүчеләрнең иң күп саны кайсы авыл җирлекләрендә? 

-Габишево авыл җирлегеннән  25 кеше урынына 14 кеше килде, Кече Елга авыл җирлегеннән 15тән сигез, Сокурыдан 17дән 11 һәм башкалар.  

Күптән түгел республика чакырылыш комиссиясе булды. Анда нинди мәсьәләләр турында фикер алыштылар? 

-Безнең алга өч мәсьәлә куелган иде. Беренчесе - хәрби-исәп белгечлекләре буенча (”С” категорияле автомобиль йөртүче) әзерләү. Эшлекле дүшәмбедә чыгыш ясаганда, мин район җитәкчесе Илдус Зариповка мондый әзерлекне ЛТЭТ базасында оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Бер яктан, без призывниклар әзерләячәкбез, икенчедән, район өчен кадрлар. Чөнки хезмәтләрен төгәлләгәч, егетләр өйләренә кайтачак һәм районда эшләячәк бит. 

Хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләү - ул хәрби комиссариат исәбенә бушлай укыту. “Б” категориясе таныклыгыннан тыш, йөртүчеләр “С” категориясе таныклыгы да алалар. 

Сезгә тагын нинди бурычларны гамәлгә ашырырга туры киләчәк? 

-2020 елда хәрби югары һәм урта уку йортларына укырга керү өчен кандидатлар сайлау. Быел хәрби вузларга ике лаешлы призывник укырга керде: Казан югары танк команда училищесына һәм Матди-техник тәэмин итүнең хәрби академиясенә (С.Петербург шәһәре). Шуны әйтергә кирәк, яшьләр арасында хәрби белем популярлаша бара. Бу хәрби хезмәткәрләрнең статусы үзгәрү белән бәйле. Хәрби вуз тәмамлаганнан соң яшь кешеләргә белгечлекләре буенча лаеклы хезмәт хакы һәм  торак мәсьәләсе хәл ителгән диярлек эш урыны гарантияләнә. Россиядә 42 хәрби уку йорты исәпләнә, аларның 10сында егетләр генә түгел, кызлар да укый.  

Булачак призывниклар белән нинди аңлату эшләре алып барыла? 

-Ул төрле планлы. Мәсәлән, 2019 елның 20 октябреннән 10 декабренә кадәр «Есть такая профессия - Родину защищать» V Бөтенроссия мәгълүмати-агитация акциясе кысаларында Лаеш техникумы базасында Лаеш мәктәпләре һәм Столбище урта мәктәбенең югары сыйныфлары укучыларын җәлеп итеп әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла. 

Лаеш призывникларын хезмәт урынына җибәрү кайчан башланачак? 

-Без 18 октябрьдә Призывник көне оештырабыз, ә хәрби хезмәткә җибәрү 22 октябрьдән башланачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы армия хәрби комиссариаты