Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы мәктәпкәчә учреждениеләр фестивале

​​​​​​​Лаеш районы мәгариф идарәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгакны Халыклар дуслыгы фестивале формасында ясадылар.

Чарада районыбызның мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре катнашты – балалар бакчалары педагоглары, методистлар, кондитерлар, бакчага йөрүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова фестивальне ачып болай диде: “Без күп милләтле җәмгыятьтә яшибез, без үзебезнең рухыбыз һәм кешелеклелек сыйфатларыбыз белән бербөтен. Без балаларны дустанә булырга, дуслашырга һәм барлык милләтләргә карата җылы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез. Узган елда милли бердәмлек темасына бәйле 400дән артык чара үткәрелде. Нәүрүз, Сабантуй, Май чабу һәм башка шундый гадәти бәйрәмнәрдә катнаштык”. Соңрак Лия Илдусовна үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә уңышлар теләде.

Җитәкче сүзләрен раслап “Рябинка” балалар бакчасына йөрүчеләр тамашачылар һәм фестиваль кунаклары хөкеменә матур сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр: татар һәм рус җырларын башкардылар, ут чыгарып биеделәр һәм сәхнәләштерелгән тамаша. “Әкият” (Столбище), “Чишмәкәй” (Атабай), “Алтынчәч” (Кече Елга) һәм башка бакчаларга йөрүчеләр дә иҗатта калышмадылар. Концерт программасында катнашкан нәни йолдызчыкларга буяу карандашлары бүләк иттеләр, ә коллективларга мактау грамоталары тапшырылды.

Талантлы балаларны талантлы тәрбиячеләр тәрбияли. Өлкәннәр дә сәхнәгә чыгып үз осталыкларын күрсәттеләр. Мәсәлән, “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячеләре Энҗе Хисамова һәм Румия Мөбарәкова татар телендә кызыклы сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр. Ә “Рябинка” педагоглары Зөлфия Арсланова һәм Әлфирә Мәрдәгалимова туган телләрендә җырладылар.

Фестивальнең икенче өлешендә Идел буенда яшәүче халыкларның милли ашлары бәйгесе булды. Балалар бакчалары искиткеч тәмле камыр ашлары алып килгәннәр: гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, кош теле, бавырсак һәм башкалар. Килгән һәр кеше алардан авыз итте һәм ошаганына тавыш бирде. Тавыш бирү йомгаклары буенча бу бәйгедә беренче урынны “Березка” (Лаеш) бакчасы алды, “Бәхетле бәләкәч” (Лаеш) икенче, Сокурының “Ромашка” бакчасы өченче булды. Шушы ук өлештә декупаж, мозаик үрү, обереглар, яңа ел уенчыклары ясау буенча осталык сәгате дә булды. Ә Комлы Ковалидагы “Алтын ачкыч” бакчасы “Кунакчыл йорт” фотозонасы бизәде, моның өчен ул мәгариф идарәсе рәхмәтенә лаек булды.

Тәмле әйберләрдән авыз иткәч, фестивальдә катнашучылар тәҗрибә уртаклашу һәм тәрбия эшчәнлеге алымнарын күрсәтү өчен актлар залына җыелдылар. “Рябинка” (Лаеш), “Ромашка” (Сокуры), “Тузганак” (Габишево), “Әкият” (Столбище), “Айтишка” (Усады) бакчалары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлык бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук “Акварель” (Столбище) һәм “Березка” (Лаеш) Татарстанда яшәгән халыклар  телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүдә нәтиҗәле эшләре өчен мактау грамоталары алдылар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән чаралар һәм тормышка ашырылган проектлар нәтиҗәләре буенча Лаешның “Рябинка” балалар бакчасы хезмәткәрләре Гран-прига лаек булдылар, ә ул 500 мең сум күләмендә дәүләт гранты. Бу акчаларга балалар бакчасы компьютер җиһазлары, укыту-методик комплектлар, матур әдәбият, театр костюмнары һәм үстерүче уен ярдәмлекләре алган. “Рябинка” балалар бакчасы татар теленә өйрәтү буенча база бакчасына әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш районы мәктәпкәчә учреждениеләр фестивале