Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Лаеш ягы мәдәнияте” каналы торган саен популярлаша бара

«Яндекс. Дзен» сервисында безнең канал аудиториясе 11 айда ун тапкырга артты.

2018 елның сентябрендә булдырылган канал бөтен сервистагы иң популяр каналларның биш меңе арасына керде.

2019 елның 1 декабренә «Яндекс. Дзен»да 242 мең канал теркәлгән. “Лаеш ягы мәдәнияте” хәзерге вакытта бу рейтингта 3852 урын алып тора. Бары тик ике ай эчендә ул меңнән артык позициягә өскә күтәрелгән!  

Районыбыз территориясендә үтүче массакүләм мәдәни чаралар турында яңалыклар лаешлылар арасында гына түгел, башка төбәкләр һәм илләр кешеләре арасында да популярлык казанды. Басмаларны сайлау керелгән битләр тарихын һәм файдаланучы күрсәткән өстенлекләрне анализлау нигезендә башкарылганлыктан, Интернеттан файдаланучыларның күбесе безнең район һәм аның бай гореф-гадәтләре белән таныша. Тәкъдим ителгән материаллар арасында – мәгълүмати мәкаләләр, шулай ук мобиль җайланмаларда карау өчен аеруча уңайлы слайд-нарративлар.

Безнең «Яндекс. Дзен» каналына язылу бик гади. Бары «Яндекс»ның эзләү системасында “Лаеш ягы мәдәнияте” дип керегез яки https://zen.yandex.ru/id/5b8d2e476d19d800ae969408  сылтамасы буенча күчегез. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яндекс дзен