Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешча Хэллоуин

Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары һәр елны Бар изгеләр көне алдыннан үткәрелүче, инглиз телле илләрдә популяр булган бәйрәмне билгеләп үттеләр.

Бәйрәмне оештыручылар – Лаеш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, “Лаеш районы халыкка киновидео хезмәт күрсәтү буенча” МБУ һәм ИП Борисов. Алар яшьләр өчен конкурслар һәм дискотека белән тематик кичә үткәрделәр. Бәйрәмгә туры килүче атмосфера – РДК холлы шарлар һәм сүрән яктылык ярдәмендә караңгы тоннарда бизәлгән иде.  

Конкурсның беренче этабында жюри студентлар әзерләгән тәм-томнарны бәяләде. Кабак, лимон һәм пешкән әйберләрдән егетләр һәм кызлар өрәкләр, аждаһалар һәм албастылар ясаганнар. Алдагы этап – видеороликлар конкурсы. Студентлар скримерлар (көтмәгәндә куркыту элементлары) белән үзләренең куркыныч мини-фильмнарын төшерергә тырышканнар. Алар тамашачыларны сискәнергә, ә кайчак кычкырып җибәрергә мәҗбүр иттеләр. Ә азактан иң куркыныч костюмны сайлап алырга кирәк иде.

Иң коточкыч деликатес өчен призны Изабела Алексеевага һәм Никита Трескинга тапшырдылар. ЛТЭТ студентлар советы эше иң яхшы видеоролик булып чыкты. Тематик костюм өчен бүләкләрне берьюлы ике җиңүче - Снежана һәм Анастасия алды.

Аннан соң бәйрәм дискотекасы башланды. Кичә куркыныч «Проклятие плачущей» фильмын карау белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы хэллоуин