Лаешлы география буенча үз белемнәрен тикшерә алачак.
Якшәмбе көнне “Географик диктант” бөтенроссия агарту акциясе үтәчәк.
Лаеш районы Мәгариф идарәсендә хәбәр иткәнчә, быел диктантны ике ноктада язарга мөмкин булачак. Бу Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбе һәм Имәнкискә мәктәбе. Акция якшәмбе көнне, 27 октябрьдә, 12 сәгатьтә узачак. Яшенә һәм белем дәрәҗәсенә бәйсез төстә, барлык теләге булганнар чакырыла.
Диктантны оештыручы - “Рус география җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев