Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешның үзәк китапханәсендә “Камская новь” (“Кама ягы”) тарихы турында китап барлыкка килде

Китапханә фонды «Люди, дни и годы районной газеты - факты истории и воспоминания о былом» китабы белән тулыланды. Аның авторы Нина Романова – безнең шәһәр кешесе, озак еллар редакциядә эшләгән журналист.

Китап газетаның барлыкка килүе, үсеше тарихына һәм алар аркасында район газетасы менә инде 99 елга якын чыгып килүче кешеләргә багышланган.

Нина Васильевна Лаеш эшчеләр поселогында 1947 елда туган. Лаеш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Бер елдан «Камская новь» («Кама ягы») газетасы редакциясенә эшкә килә. Корректор, корреспондент, хатлар бүлеге мөдире булып эшли, ә 1977-2006 елларда җаваплы секретарь була.

 

1976 елда Нина Романова «Журналист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты журналистика бүлеген тәмамлый. Берничә дистә ел дәвамында Нина Васильевна район басмасы тарихын җыя. Гаять күп материалны системалаштыра һәм альбом ясый. Аның нигезендә редакция «Камской нови» («Кама ягы») редакторлары портретлары галереясен әзерләде.

Ул район газетасының күп кенә билгесез битләрен ача. Аның аркасында редакциянең үз архивы бар. Нина Васильевна үз китабында исемнәре Татарстанда гына түгел, Россиядә дә билгеле булган якташларыбыз турында сөйли.

Бу китапны укучылар Үзәк китапханәдән өйләренә алып укый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы китапханә