Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешта Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

Район мәдәният йортында Лаеш районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Бәйрәм программасын райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев ачты.

-Җирле үзидарә – хакимиятнең мөһим баскычларының берсе, чөнки ул гражданнарны борчыган проблемаларын хәл итә. – дип басым ясады Михаил Владимирович. – Районның хакимият органнары битараф булмаган һәм актив яшәүчеләре ярдәмендә үзләренең яшәүгә сәләтле булуларын һәм иң кыен тормыш чуалчыкларыннан чыгу юлы таба алуларын расладылар.

Җирле үзидарә органнарына социаль-икъдисади хәл өчен, авылларда, поселок һәм шәһәрдә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен зур җаваплылык йөкләнә. Безнең районны динамик социаль-икътисади, мәдәни үстерүдә халык хакимияте мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашыру шарт булып тора.

Намуслы хезмәтләре һәм Лаеш муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре өчен тантаналы җыелышта катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипованы һәм Сокуры авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиковны туган көннәре ибелән котладылар.

Бүләкләү тантанасыннан соң концерт програмасы башланды. Анда вокал һәм хореграфик чыгышлар булды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышладылар һәм чара тәмамлангач та үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы реклама Лаишево