Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Минем елларым- минем байлыгым

Лаеш районының кешеләргә шигърият белән аралашу шатлыгы бүләк итүче, тынгы белмәс ханымының гасырлык юбилеена бары егерме ел калды.

Лаеш мәдәният йортының банкетлар залында Столбищеда яшәүче Галина Коршунова белән иҗади очрашу булды. Тыңлаучыларны рифмалы гүзәллеккә тартып ул Константин Симонов, Эдуард Асадов, Лариса Рубальская һәм Максим Капитановский шигырьләрен яттан укыды. Галина Александровна үзенең улы Сергей Коршунов язган “Память” шигырен укыды. Укылган юллар тәэсире, сюжетка тулысынча чуму һәм нәфис уку тыңлаучыларны җәлеп итте һәм очрашу азагына кадәр җибәрмәде.

Кунак ханым үзе хакында сөйләде: күптән түгел аңа 80 яшь тулган. Ул төшенкелеккә бирелми, һәр көнгә сөенеп яши, районда яшәүчеләрне шигъри серлелеккә тартырга да өлгерә.

-Бу безнең соңгы очрашу түгел, - дип ышандырды Галина Коршунова. – Миңа шундый битараф булмаган тамашачылар белән очрашу ошады.

Җыелучылар озын гомерле ханымны сәламләделәр һәм А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены рәисенә мондый тәэсирле чараларны ешрак оештырырга тәкъдим иттеләр. Галина Александровнага диплом һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән бүләкләр тапшырдылар. Очрашу бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте һәм гадәттәге фотосессия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище Лаеш районы шигырь