Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Минем иң яхшы фоторәсемем” фотоконкурсына соңгы нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләргә призлар тапшырылды.

Эшләр күп килде. Өстәвенә, алар арасында соклану тудырган искиткеч матурлары да шактый иде. Әмма бәйгегә бәяне жюри түгел, ә сайтка керүчеләр бирде. Нәтиҗәнең нинди булуы аларның активлыгына бәйле булды. Кискен көрәш нәтиҗәсендә (бу чынлап та шулай булды) иң күп тавыш җыеп өч кеше алга чыкты.

Нармонкада туган Илсөяр Гыйниятова беренче урынга чыкты. Аңа төп приз – Jaguar тегү машинасы тапшырылды. Гүзәл Абдулкадыйрова икенче булды, ул бүләкләүгә килә алмады. Аны Sakura электрогриле редакциядә көтә. Өченче урында Эльза Әскәрова. Ул яшелчәләр һәм җиләк-җимеш киптерү өчен ротор киптергеч алды.

Безнең конкурсларда Илсөяр беренче мәртәбә катнашты – һәм җиңде. Ә менә Эльза тәҗрибәле конкурсант.

-Миңа тавышлар өчен көрәш барышы ошый, - диде Эльза. – Бу узыш, адреналин. Һәр юлы катнашмыйм дим. Әмма белдерү күргәч тагын фотоларымны җибәрәм. Җиңү катлаулы, кыен.

Илсөярнең тарихы башка төрле.

-Беренче мәртәбә катнашып карарга булдым. Бик тә тегү машинасы аласым килгәнне белгән барлык туганнарым һәм төрле районнардагы дусларым кушылды. Шундый эш купты. Минем янга килеп: “Минем  туганнарым сине каян беләләр? Синең фото өчен тавыш бирүне сорыйлар” диючеләр дә булды. Хәтта таныш булмаган кешеләр дә үз туганнарын минем өчен тавыш бирергә өндәделәр. Ә бер кыз инициатива күрсәтте һәм дусларын, танышларын чакырды һәм тавыш биргәннәрен белдереп скриншотлар җибәрде. Менә шундый хәл. Конкурста катнашу мине цифрлы фотоаппарат сатып алуга этәрде. Ә монысын гади аппарат белән төшергән идем.

Газета редакциясе призерларны тагын бер тапкыр котлый һәм газета сайтында фотоконкурсларның даими үтүен искәртә. Кыйммәтле приз оту чынбарлык. Максатчан һәм активлар җиңәләр.

Конкурсны оештыручы - “Камская новь” газетасы редакциясе.

Конкурс иганәчесе – “Русан+” ЧҖҖ. Тел. 89172207557.

Реклама хокукында. 6+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фотоконкурс Лаеш районы