Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәктәп балалары Җиңү турында җырладылар

Лаешның 3нче мәктәбендә алтынчы тапкыр Җиңү көненә багышлап сугыш җырлары фестивале үткәрделәр.

Автор фотосы

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында беренчедән  тугызынчы сыйныфта укучылар катнашты.

Фестиваль программасы “Кырлар патшабикәсе” – пехотага багышланган җырлардан башланды. Дүртенче сыйныф укучылары “Баллада о солдате”, ә сигезенче  класс укучылары- “Эх, дороги” җырын башкардылар.

Беренче сыйныф балалары “Марш артиллеристов”ны башкарып “Сугыш алласы”н хөрмәтләделәр. Алтынчы  сыйныф укучылары хәрби очучы-асларга сокланып, алар арасында хатын-кыз авиаторлар да бар, тамашачылар хөкеменә “Пора в путь-дорогу” җырын тәкъдим иттеләр. “Три танкиста” җырын башкарган тугызынчы сыйныф укучылары үз чыгышларын сугыш елларында бик куәтле булган, легендар Т-34 танкына, шулай ук аның курку белмәс экипажына багышладылар. Өченче сыйныф балалары “Там, за туманами” композициясен фашист илбасарларына каршы торган – бирешмәгән хәрби-диңгез флотына багышладылар.

2 “А” сыйныфы укучылары “Кино идет” җырын хәрби хәбәрчеләргә, кинооператорларга һәм фотографларга багышладылар, алардан башка илебезнең сугыш тарихы мизгелләрен сурәтләгән хәрби кинохроника, фоторәсемнәр булмас иде. Җиденче класста укучылар “Песня военных корреспондентов” җырын тәкъдим иттеләр, алардан башка тылдагылар алга сызыкта барган сугышлар турында дөрес мәгълүматтан хәбәрдар булмас иделәр.

“Дорога на Берлин” җырын башкарып бишенче сыйныф укучылары хәрби регулировщиклар турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Ә 2 “Б” сыйныфы балалары “Прадедушка” композициясен башкардылар.

Фестиваль үзенә күрә гимнга әверелгән “День Победы” җыры белән тәмамланды, ул җыр күптәннән безнең халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүе символы.

 

ФОТО: http://laishevskyi.ru/news/pomnim-i-chtim/festival-voennoy-pesni-ko-dnyu-pobedy-v-shestoy-raz-proveli-v-laishevskoy-shkole-3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Мәктәп балалары Җиңү турында җырладылар Лаешның 3нче мәктәбендә