Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Никольскийда яшәүчеләргә – яңартылган мәдәният йорты

Никольскийда капиталь ремонттан соң яңартылган мәдәният йорты ачылды. Авылда яшәүчеләргә һәм “Каравон” ансамбленә йөрүчеләргә мәдәният йортында тәмамланган капиталь ремонт зур бүләк булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы

Җирле мәдәният йорты ремонтланачагы турында бер ел элек Каравон-2021 дә игълан ителгән иде. Татарстан Президенты вәгъдәсе үтәлде. Рөстәм Нургалиевич ремонтланган мәдәният учреждениесенә беренчеләрдән булып керде. Вестибюль, сак бүлмәсе, 172 урынга исәпләнгән тамаша залы, санузеллар, грим, костюмнар, методистлар бүлмәләре ремонтланган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә бәдрәф ясалган. Икенче катта иҗади остаханә, репетицияләр залы, киенү-чишенү кабинетлары, китапханә ремонтланган, душ бүлмәсе булдырылган.

Авыл халкы капиталь ремонтны 20 елдан артык көткән һәм менә юбилей фестиваленә алар искиткеч бүләк алдылар, ул Никольскийда яшәүчеләрне һәм күп санлы кунаклар һәм туристларны сөендерәчәк.

Мәдәният йорты бинасындаТатарстан Президентына мәдәният, туризм һәм рекреация өлкәсендәге проектлар турында сөйләделәр, аларны Лаеш район территориясендә тормышка ашыру ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Никольскийда яшәүчеләргә – яңартылган мәдәният йорты