Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Һәр костюм үзенчә матур

Район мәдәният йортында “Этномода-2021” фестивале булды.

Чарага Никольский, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы, Кече Елга, Имәнкискә, Габишево, Рождественода яшәүчеләр килде. Бу конкурска башка җирлекләр вәкилләре дә әзерләнгән. Әмма эпидемиологик хәлләр катлаулы булу сәбәпле теләүчеләрнең барысы да килә алмаган. Катнашучылар әбиләре сандыкларыннан тарихи киемнәрне алганнар, төзәткәннәр, яңаларын теккәннәр, бизәнү әйберләре сайлаганнар, театральләштерелгән тамашалар әзерләгәннәр.

Чараны алып баручы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Юлия Туркова фестивальне үткәнгә сәяхәт белән ачты: “ Элек-электән рус авылларында нинди киемнәрне кайчан кияргә кирәклеге билгеле булган. Бәйрәм костюмы ял көннәре һәм бәйрәмнәр өчен, ә көндәлек кием – өйдә, басуда һәм урманда эшләү өчен тегелгән. Йола киемнәре туйга кадәрге, туй һәм җирләү өченгә бүленгән. Киемнәр яшь билгесе һәм гаилә хәле буенча да аерылган. Хезмәт бәйрәмнәренә дә матур киенгәннәр – беренче буразна көне, терлекне көтүгә куу көне, печәнгә һәм уракка төшү көне...”

Шуңа күрә дефиле бәйге өч номинация буенча үтте: гадәти мода, стильле чыгу һәм балалар модасы. Һәр юнәлеш киемнәр белән генә түгел, сәнгать номерлары – биюләр, җырлар белән уйнап та күрсәтелде. Катнашучылар чыгышы эксклюзив мәгълүмати материал белән үрелеп барды, ә алары милли киемнәр турында күзаллауны киңәйтте. Мәсәлән, Никольскийда яшәүчеләр “Каравон” ансамбле киемнәрен күрсәттеләр, ә Рождественоның “Русская душа” ансамбле солистлары 18 гасыр киемнәрен тәкъдим иттеләр. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогыннан яшь мода яратучылар заманча пэчворк техникасында эшләнгән костюмнар, ә имәнкискәлеләр – әниләре һәм әбиләре сандыкларыннан алынган бик тә матур татар киемнәрен күрсәттеләр. “Этномода-2021” конкурсында катнашучылар чыгышларын матур, креатив, күз явын алырлык дияргә була.

Һәр бәйгедә эшне бәялиләр. Составында җәмәгать оешмалары белән эшне координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина, Лаешның 2нче урта мәктәбе укытучысы Наталья Суханова, район мәдәният йортының иҗади эшләр буенча директор урынбасары Ольга Быковсакя булган абруйлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Менә алар: конкурста Габишево  авылы вәкилләре беренче урын өчен дипломга лаек булды, 25 Октябрь исемендәге совхоз командасы икенче, ә өченче урынны Никольский һәм Имәнкискә вәкилләре бүлеште.

“Этномода” дефиле конкурсы Лаешта беренче тапкыр үтте, әмма аның ел саен үткәрелүен телибез. Безнең тормышыбызда шатлык, матурлык күбрәк булсын өчен һәр кемнең шәхес булып калуын һәм бабалары гореф-гадәтләрен хөрмәтләвен телибез. Безнең бабаларыбызның кием элементлары заманча моданы формалаштыруга ярдәм итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы