Район мәдәният йортында бу бәйрәмгә багышланган концерт булды.
Мактаулы кунаклар арасында тамаша залында район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, хатыны белән Советлар Союзы Герое, Лаешның мактаулы яшәүчесе Борис Кузнецов бар иде.
Залда алма төшәр урын да юк. Урын җитмәгәннәргә өстәмә рәвештә урындыклар куйдылар. Михаил Павлович һәм Гүзәл Любисовна тамашачыларны бәйрәм белән котлау өчен сәхнәгә күтәрелделәр, алар ихлас күңелдән изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан соң зирәк яшьтәгеләрнең иң активларына грамоталар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Котлау тантанасы бәйрәм концерты белән дәвам итте. Төрле яшьтәге артистлар җырлар башкардылар, ут чыгарып биеделәр. Кичә бик матур үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев