Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Һәркем өчен дә иң мөһиме бер: якыннарыңа мәхәббәт

«Эхо веков в истории семьи/Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваль-конкурсында биш гаилә лаешлыларны үз нәселенең тарихы белән таныштырдылар.

Лаеш җирендә мондый вакыйга юк иде әле. Аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Конкурста катнашучылар ата-бабаларның истәлеген ничек сакларга икәнен, үз тамырларыңны белергә кирәклеген күрсәттеләр. Бу белемнәрнең нәселнең бүгенге дәвамчыларын ничек берләштерүен күрсәттеләр.

"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында узган фестивальгә әзерлек эшләре зур булды. Алешиннар (Лаеш шәһәре), Киселевлар-Кормачевлар (Ташкирмән авылы), Әбдрәшитовлар (Олы Кабан авылы), Серовлар (Нармонка авылы) һәм Вәлиуллиннар (Кече Елга авылы) гаиләләренә визитка әзерләргә, костюмнар уйлап табарга, күргәзмә рәсмиләштерергә кирәк иде. Ахыр чиктә - үз нәселеңне матур һәм лаеклы итеп күрсәтергә.

Район мәдәният йорты фойесында җанлылык хөкем сөрде. Шәһәр халкы катнашучылар һәркем игътибарына тәкъдим иткән иске фотографияләр, китаплар, документлар, бүләкләр, хатлар, борынгы әйберләр һәм сувенирларны кызыксынып карады. Биредә гаилә рецептлары буенча әзерләнгән милли ризыкларны да күрергә мөмкин иде.

Кызыклы момент: фестиваль кысаларында Елена Кузьминична Переведенцеваның шәхси документлары, әйберләре һәм бүләкләре рәсми рәвештә муниципаль архивка тапшырылды. Тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм ТРның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.

Гөлнара Габдрахманова, конкурста катнашучыларны сәламләп, биредә искиткеч гаиләләр тәкъдим ителүен һәм аларның нинди милләттән, нинди диндә, нинди телдә сөйләшүләре мөһим түгеллеген билгеләп үтте.

Район башлыгы Илдус Зарипов болай диде:

- Һәр гаилә – ул архив, ул безнең ил тарихы. Ә тарихыбыз барыбыз өчен дә бер. Үз чишмә башыбызны белү мөһим. "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" - яхшы эшнең яхшы башлангычы. Аның дәвамы булыр дип уйлыйм.

Конкурсантлар үз гаиләләрен «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем ыруым» визит карточкаларында тәкъдим иттеләр. Аларның үз тамырларына нинди дулкынлану белән каравы күренә иде. Һәр чыгыш уникаль булды: кемнеңдер биюе, кемнеңдер җыры, кемнеңдер милли костюмы аерылып торды. Жюри һәр чыгышны лаеклы бәяләде. Кемгә өстенлек бирергә дигән мәсьәләне хәл итү җиңел булмады. Әмма бәйге бәйге инде. Беренче урынны Алешиннарның тату музыкаль гаиләсе яулады.

- Алар үз харизмалары һәм фестивальгә җентекле әзерлекләре белән истә калды, - дип аңлатты судьялар командасы әгъзасы Айсылу Чижевская. - Костюмнар, идеаль дисциплина, визитка, тулы шәҗәрә - барысы да уйланылган. Мине аларның күргәзмәсе дә таң калдырды. Анда искиткеч ризыклар гына түгел, гаилә кыйммәтләре: реликвияләр, патефон, ноталар, борынгы атрибутика да бар иде. Артистлар яки гаиләләр чыгыш ясаганда, потенциалны шунда ук тоясың. Аларның куәте шундый! Шәҗәрәдә шундый көч! Аларның гаиләләре корыч кебек нык, һәм аны бернәрсә дә какшатмаячак. Чыгышлары искиткеч. Һәр хәрәкәт яхшы эшкәртелгән, һәр сүз уйланылган. Барлык таләпләр дә үтәлгән.

Алешиннар гаиләсе – иҗади гаилә. Валентина Алешина Лаеш балалар сәнгать мәктәбен җитәкли. Бу нәселдәгеләрнең күбесе матур бии һәм җырлый.

- Барысы да бик шәп булды! Һәр гаилә үзенең үзенчәлекле, бай тарихы белән уртаклашты. Барысы өчен дә иң мөһиме бер, дип уйлыйм: үз тамырларына карата хөрмәт, якыннарына карата мәхәббәт, аларның данлыклы үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык, - дип ассызыклады Валентина Алешина.

Фестиваль турында газета сайтында 2021 елның 26 мартыннан «Культура» рубрикасында укыгыз һәм видеоны карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы