Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Рөстәм Миңнеханов: "Сез - безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз»

Казанда Президент чыршысында Лаеш районының 24 укучысы булды.

«Татнефть-Арена»да Яңа ел тамашасында барлыгы 8 меңнән артык яшь татарстанлы катнашты.

Төп Республика чыршысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул уку алдынгыларын, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм «Татнефть Арена»га чакырылган мөмкинлекләре чикләнгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

- Сез - безнең горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз, сезнең барыгызны да ихтыяр көче, хезмәт һәм үҗәтлек берләштерә, - дип билгеләп үтте Президент үз чыгышында.

Сүз республиканың төп чыршысында катнашучыларга.

Морат Әбүзәров, Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбе.

- Миңа Президент чыршысы бик ошады. Ул матур, күңелле, кызыклы иде. Безне Татарстан Президенты үзе котлады. Видеоэлемтә буенча безнең белән Россиянең танылган шоуменнары Тимур Родригез һәм Александр Ревва, шеф-повар, телетапшырулар алып баручы һәм ресторатор Константин Ивлев аралашты. «Dabro» төркеме чыгыш ясады. Мәктәптән мине укуда һәм спортта яхшы уңышларым өчен сайладылар.

Виталина Косова, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Лаеш районындагы балалар иҗтимагый ярдәмчесе.

-Бүген мин яңадан Яңа ел атмосферасы хөкем сөргән республика чыршысында булу бәхетенә ирештем. Мин монда яраткан «ТР Балалар Оешмалары Советы» оешмасы ярдәмендә эләктем. Төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнаштым. Җәмгыять белеме буенча КФУның төбәкара олимпиадасында, V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә (халыкара катнашу белән) призер һәм җиңүче булдым, Лобачевский исемендәге «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналында да катнаштым.

Минем белән Никольск мәктәбеннән тимераякта узышу буенча бөтенроссия, республика һәм төбәк ярышларында җиңүче алтынчы сыйныф укучысы Дарья Иванова да барды. Без онытылмас тәэсирләр, якты хис-кичерешләр һәм республика символы — ак барс рәвешендә ясалган яхшы бүләкләр алдык. Боларның барысы өчен дә рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минниханов Лаеш районы чыршы яна ел лаешта реклама