Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Салават күперенең бар төсләре – балаларга

Ел саен үтә торган “Балачак планетасы салават күпере” фестивале Лаеш балалар сәнгать мәктәбе концерт залына күп санлы дусларын җыйды.

Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Александр Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены оештырды. Үзенчәлекле алып баручылар аудиторияне позитив дулкынга көйли алдылар. Күп санлы уеннар һәм бәйгеләр концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бәйрәм программасын яңача сәхнәләштерелгән “Теремкәй” әкияте ачты, анда көләргә яратучы Убырлы карчык урмандагы өйдә Төче күмәч, Мәче, Урман иясе һәм Тычкан белән дус-тату яши. Мини-спектакльне Лаешның тернәкләндерү үзәге балалары күрсәтте.

Кечкенә бер туган Корниловлар залны скрипка моңына күмделәр. Фестивальләрдә күп катнашкан Казанда яшәүче Тимур Фазлыевны алкышлар белән каршыладылар. Физик мөмкинлекләре чикле, әмма моңлы бала татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды. “Эх, Вася, Василек!” җыры көенә рус халык фольклоры элементлары булган ритмик биюнең башынннан азагына кадәр алкышлар тынмады.

Сәхнә бер минут та буш тормады. Яшь артистлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Бәйрәмдә инвалид балалар, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр балалары катнашты. Барысы да бүләк алды. Шәфкатьлелек ордены белән хезмәттәшлек итүче күп санлы иганәчеләр уенчыклар, тортлар һәм башка призлар алып килгәннәр.

Урыннарда утырган тамашачылар бик күп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Алар сәхнәгә дә менделәр, бергәләп “пилмән” дә бөктеләр, утырган килеш биеделәр дә, зал буйлап кабартылган шарлар да очырттылар.

Фестиваль бар тамашачылар катнашында флешмоб белән тәмамланды. Аны балаларда һәм өлкәннәрдә җуелмас тәэсирләр калдырып 2нче мәктәпнең  мәктәп укучылары Россия хәрәкәте активистлары оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы