Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Сиреньле кунакханә” чәчәкләргә күмелде

Лаеш мәдәният йорты ел саен үтә торган гадәти “Сиреньле кунакханә” шигъри очрашуга кунаклар каршылады.

Зөһрә Лезина фотосы

А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены залы сирень гөлләмәләре белән тулы, ниндиләре генә юк: актан алып караңгы шәмәхәгә кадәр. Эшләпәләренә, костюмнарына сирень ботаклары беркеткән “Вдохновение”, “Орфей” һәм “Диетон” клублары әгъзалары шушы хуш исле чәчәкләргә багышланган шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр укыдылар.

Резеда Гыйниятовна Сибатова беренче чәчәк аткан сирень куагы барлыкка килү турында риваять сөйләде һәм шигырьләр укыды. Клублар җитәкчесе Зөһрә Лезина халык осталары кул эшләреннән күргәзмә оештырган.

Шигъри чарада катнашучылар сирень белән бәйле җырларны җырладылар. “Сиреньле кунакханә”дә  кич утыру чәй табыны белән һәм гадәти фотосессия тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы