Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Сәнгать яратучылар өчен бәйрәм

Капиталь ремонттан соң Лаеш сәнгать мәктәбе ачылды

Җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортостанның

халык артисты Салават Фәтхетдинов ачылу тантанасының кунагы булды.

Салават Зәки улы Лаеш районына визитын «Ферекс» заводы белән танышудан башлады.

Предприятие директоры Сергей Казанцев мактаулы кунак өчен экскурсия үткәрде. Ул

предприятие музееннан башланды, анда борынгы факеллардан алып заманча яктылык

диодларына кадәр яктырткычлар куелган. Салават Фәтхетдинов заводта җитештерү

процесслары белән танышты, аннары предприятие коллективы белән аралашты. «Ферекс»

заводы эшчеләре популяр артист белән бик теләп фотога төште.

Сәнгать мәктәбе ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә, шуңа күрә аның хезмәткәрләре

һәм укучылары бинаның тыштан да, эчтән дә үзгәрүенә бигрәк тә шат иделәр. Кунакларны

русларча киң күңеллелек һәм татарча кунакчыллык, биюләр һәм шигырьләр белән каршы

алдылар.

- Бу барлык сәнгать сөючеләр өчен зур бәйрәм, - дип билгеләп үтте Салават Зәкиевич. -

Балалар, сез яшь, әмма бик талантлы. Бу мәктәп стеналарыннан районны, республиканы

һәм илне данлаячак сәләтле артистлар аз чыкмас дип өметләнәм.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Валентина Алешина яңартылган бинаның эчен

күрсәтте. Салават Фәтхетдинов балаларның һәм өлкәннәрнең вокал, бию, музыка уен

коралларында уйнау белән ничек шөгыльләнүләрен карады, барысына да иҗади уңышлар

һәм илһам теләде.

- Безнең мәктәптә бер генә көн дә дәресләр һәм иҗади процесс тукталмады, - дип билгеләп

үтте Валентина Александровна. - Уку елы уңышлы тәмамланды: без республика,

бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда шактый призлы урыннар алдык. Районыбызда

безнең дәвамыбыз, киләчәгебез булган балаларыбыз өчен бик күп эшләнә.

Яңартылган сәнгать мәктәбен ачу - Татарстан АССР юбилеена һәм алда торган шәһәр

көненә менә дигән бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X