Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Суык – бәйрәмгә комачау түгел

Лаешның “Сәйдәшев-Юбилей” микрорайоны кешеләре Урам көнен билгеләп үтте.

Ул “Сәйдәшев” ТИҮ рәисе Илгизә Тимершина инициативасы буенча үткәрелде. Тантанага бар кешене – бик кечкенәләрдән башлап иң өлкәннәргә кадәр чакырдылар.

-Монда яшәүче кешеләр илебез, республикабыз һәм районыбыз тарихын яздылар, - дип бәйрәмне ачты алып баручы Вера Баннова. – Безнең шәһәрдә мондый урам көннәре үткәрү яхшы гадәткә әйләнде, монда кешеләр очраша, ял итә һәм аралаша алалар.

Балалар өчен балалар мәйданчыгында күңелле стартлар оештырдылар. Кем иң җитез? Кем иң туры ата? Кем иң елгыр? Балалар бик зур канәгатьләнү һәм тәмле призлар алдылар.

Бәйрәмнең кульминациясе туган көнен билгеләп үтүче Тамара Леонидовна Зотованы хөрмәтләү булды. Ул 30 елдан артык Лаеш шәһәре ветераннар советын җитәкләде, хәзер дә аңа акыллы киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның хөрмәтенә җырлар башкарылды һәм шигырьләр сөйләнде. Ә инициатив төркем аңа кече ватаны – Иваново өлкәсе Кинешма шәһәре турында исенә төшергән бүләк тапшырды.

Менә кич тә җитте, өйләргә таралырга вакыт. Урам көнендә катнашучылар онытылмаслык эмоцияләр алды. Көзге салкыннар – бергә җыелып күңел ачу өчен тоткарлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы урам бәйрәме