Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тагын бер клуб ремонтланган

Хәербидә капиталь ремонттан соң 150 урынга клуб ачылды.

Авыл кешеләре һәм кунаклар тантана башланганчы алдан ук тамаша залында урын алдылар. Фойеда аларны «Туган як» фольклор ансамбле һәм милли киемнәр кигән мәктәп укучылары каршылады. Хорда катнашучы өлкән яшьтәгеләр күтәренке күңелле гармунчылар көйләренә кушылып шундый итеп җырладылар ки, аяклар үзләреннән-үзләре биергә тартылды. Район җитәкчесе Илдус Зарипов та түзмәде, гармунчылар янына килеп гармун алды һәм “Күбәләгем” көен сыздырып җибәрде.  

Хәербидә иҗади кешеләр яши. Бу турыда авыл кешеләре эшләре күргәзмәсе сөйләде, ул тәкьдим ителгән эшләнмәләрнең төрле планлы булуы белән шаккатырды.

Тантаналы өлешне Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов ачты. Ул барысын да клубның эшли башлавы белән котлады. Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин клуб мөдире Айсылу Чижевскаяга Татарстан Президентыннан авыл мәдәният йортының матди-техник базасын ныгытуга сертификат тапшырды. Аннан соң концерт башланды. ТРның дәүләт ансамбле чыгышы тамашачыларны костюмнарның матурлыгы, концерт номерларының һөнәри дәрәҗәсе һәм яхшы уйланылган программасы  белән шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Хаерби

2
X