Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тугыз гаилә шәҗәрәләр тәкъдим итте

Лаеш шәһәрендә "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" фестиваленең зона этабы узды.

Үзләренең шәҗәрәләрен Татарстанның Алексеевск, Аксубай, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары гаиләләре тәкъдим итте.

Фестиваль кунакларын район мәдәният йортында җылы каршы алдылар. Һәр катнашучы бина фойесында үз почмагын бизәде һәм тәкъдим итте. Анда ни генә юк иде…

Генеалогик агачлардан, күп санлы фотоальбомнардан һәм буыннан-буынга тапшырылган борынгы әйберләрдән тыш, милли аш-сулар белән мул итеп әзерләнгән өстәл дә бар иде. Гаиләләрне Татарстан Министрлар Кабинеты, Тататрстан Республикасы халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты, Казан дәүләт мәдәният институты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләре сәламләделәр. Жюри составына шулай ук Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин һәм Казан епархия идарәсе секретаре Владимир Самойленко атакай керде.

Чараны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова ачты. Ул фестивальне оештыручыларга - ТРның архив эше буенча Дәүләт комитетына Лаеш җирендә Татарстанның тугыз районыннан катнашучыларны кабул итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

- Бүген без күпмилләтле республикабыз гаиләләренең күңелләргә үтеп керерлек нәсел шәҗәрәләрен күрдек. Без гореф-гадәтләребезне, игелегебезне, үзара хезмәттәшлекне һәм дустанә ярдәмебезне саклый һәм киләсе буыннарга тапшыра беләбез, - дип ассызыклады Татьяна Петровна.

Һәр гаилә сәхнәдә үзенең «Таныш булыгыз - минем гаиләм, минем туган ыруым» исемле визит карточкасын тәкъдим итте. Барлык чыгышлар да уникаль иде. Кемдер милли костюмга, кемдер искиткеч декорацияләргә басым ясаган, кемдер үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын гаилә үрнәгендә күрсәтте. Әмма барлык чыгышларны да җырлар булу берләштерде. Катнашучылар үзләренең тамырлары турында сөйләп кенә калмадылар, сәхнәдә үзләренең талантларын да күрсәттеләр. Безнең районны күпсанлы һәм талантлы Алешиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Гадел судьялар коллегиясенең бурычы гади түгел иде - җиңүчеләрне билгеләү. Нәтиҗәләр ясаганда, Лаеш районы артистлары тамашачыларны һәм конкурста катнашучыларны үзләренең концерт номерлары белән сөендерделәр.

Барлык катнашучыларга дипломнар, чәчәкләр, сертификатлар һәм бик зур тортлар тапшырылды. Өченче урынны Алексеевск районыннан Анисимовлар гаиләсе алды. Икенче урында - Әлки районы вәкилләре, Әһлиуллиннар гаиләсе. Фестивальнең зона этабында Нурлат районыннан Морозовлар-Васильевлар гаиләсе җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы гаилә лаешта реклама

2
X