Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тырышып эшлибез, рәхәтләнеп күңел ачабыз

Каипыда үткән Авыл көне монда яшәүчеләр хәтерендә искиткеч бәйрәм булып сакланыр.

Күптәнге гадәт буенча күңел ачулар авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда башланды. Һава торышы да кешеләрне урамга чакырды. Лаеш районында атна буе яңгыр койды гына, әмма бәйрәм көнне заказ биргән кебек болытлар Каипыны читләтеп үттеләр.

Беренче булып балалар килде. Аниматорлар командасы малайлар һәм кызлар өчен шаян һәм кызыклы конкурслар әзерләгән – квестлар, викториналар, бию баттллары. Балалар батуттта сикерделәр, поп-корн һәм татлы мамыктан авыз иттеләр, әти-әниләрен дә җәлеп иттеләр.

Теләге булганнарны кыр кухнясында пешкән карабодай боткасы белән сыйладылар. Ә халык артканнан арта гына. Каипыга күңел ачу өчен җирле халык кына түгел, Сокуры, Бима, Зимняя Горка һәм башка авыллардан да килделәр. Сувенир лавкалары ачылды, күңелле музыка яңгырады, бәйрәмне башларга да була.

Концерт чакырылган артистлар үтүе белән башланды. Ә алар Каипыга шактый килгән: Казанның Владимир Белоусов җитәкчелегендәге казак ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гөлнара Тимерҗанова, “Вдохновение” (Лаеш) һәм “Зоренька” (Сокуры) ансамбльләре, 25 Октябрь исемендәге поселоктан Алия Чернова һәм, әлбәттә, җирле талантлар.

-Без барыгызны безнең бәйрәмдә сәламләргә шатбыз, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин. – Җырлагыз, биегез, ял итегез, күңел ачыгыз. Барыгызга күтәренке кәеф, сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхет, шатлык телим.

Гомер буе туган авылларында эшләгән авыл хезмәтчәннәре, слесарьлар, бухгалтерлар мактау грамоталары һәм бүләкләр алдылар. Авылның иң өлкән яшьтәге яшәүчесе Надежда Федотованы, күптән түгел бергә тормыш коруларының 45 еллыгын билгеләп үткән Царевлар гаиләсен аерым хөрмәтләделәр.

Бәйрәм кунакларын Татарстанда гадәткә кергән ипи-тоз һәм чәк-чәк белән сыйладылар. Җирле ханымнар кулинар осталыкларын күрсәттеләр, алар өчен бәлешләр конкурсы үткәрелде. Алар арасыннан берсен сайлап алу мөмкин түгел – барлык камыр ашлары тәмле, телеңне йотарлык. Шуңа күрә барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде.

Искитәрлек концерт Каипыда авыл Көненең үзәге булды, дисәм ялгышмам. Күңелле рус көйләрен дәртле татар җырлары алыштырды, бар халык кушылып биеде. Бәйрәмгә килүчеләр чакырылган сәхнә осталарын алкышларга күмделәр, яшь җырчылар һәм биючеләр сәхнәгә чыкканда аеруча сөенделәр.

Авыл халкы кичкә кадәр күңел ачты. Бәйрәм авыл клубында дискотека белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каипы Лаеш районы авыл