Укытучылар – аз керемлеләр һәм мохтаҗларны кайгырта
Бүген Лаеш районының “Г.Р.Державин исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбе” мөгаллимнәре коллективы Казандагы “Приют” реабилитация , адаптация үзәгенә килүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтте.
Мәктәп директоры Гөлнур Габдуллина башлангычы белән мәктәп коллективы мохтаҗларга һәм бу тормышта аеруча кыен хәлләрдә калганнарга ярдәм йөзеннән кием-салым, ашау эчү продуктлары, юыну кирәк-яраклары тапшырды. Үзәкне төзү идеясе авторы, аның генераль директоры- Сокуры урта мәктәбен тәмамлаган, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Галимҗан улы Гайнетдинов. Ул үзе дә туган мәктәбенә һәрдаим ярдәм итеп тора. Аеруча туган тел кабинетларын җиһазландыру, мәктәп янын яшелләндерү, идәннәргә ленолиумнар алып биреп, үзен чын меценат итеп танытты.
Әлеге үзәк хезмәткәре Рушания ханым сүзләренә караганда, биредә көн саен 150 ләп мохтаҗ бушлай туклана, аларга кием-салымнар өләшенә, аеруча мохтаҗ – торыр урыннары булмаганнар биредә мунча кереп, төн кунып чыга ала икән. Сокуры мәктәбе укытучыларының Хәйрия ярдәмен алар бик теләп алдылар. Мәктәп укытучылары исә киләчәктә дә әлеге приютка ярдәм итеп торырга дигән карарга килде.
Чыннан да бер караганда, күңел сөенә. Чөнки шушындый ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итүче, олы йөрәкле кешеләр аз түгел. Әмма Роосия алга, үсешкә бара дип сөйләгән чорда мохтаҗларның елдан-ел арта баруына йөрәк тә әрни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев