Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Уралда бабаларыбыз турында хәтерлиләр

Екатеринбургтагы “Агафуровлар йорты” музеенда Россиянең төрле почмакларында яшәүче туганнар очрашуы булды. Аларның барысын уртак бабалары – Лаеш районында туган кеше берләштерә.

Хисаметдин Гафуров Кече Елга авылында туган. Гап-гади авыл егете Екатеринбург каласына армия хезмәтенә китә, аннан соң шунда яшәп кала. Улы Камалетдин белән хатыны ире янына Екатеринбургка китә. Русча ике сүз белгән: муж һәм солдат, Бибигазизә зур шәһәрдә ирен эзләп таба. Хисаметдин бераздан үз эшен ачып җибәрә, аның балалары танылган купецлар һәм хәйриячеләргә әйләнәләр.

Революция вакытында Гафуровлар  үзләрен эзәрлекли башлагач фамилияләрен Агафуровка үзгәртәләр. Ара ерак булса да Гафуровлар авылга еш кайталар. Кече Елгада мәчет төзетүче дә, күпер салдыручы да Гафуровлар була.

Быел “Агафуровлар йорты”ның 120 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага багышлап мин Гафуровларның 1646 елдан башлап шаҗәрә агачларын ясадым һәм Екатеринбург музеена бүләк иттем.

Очрашуга килүчеләрнең барысы Хисаметдин Гафуров каберенә барып аның рухына багышлап Коръән сүрәләре укыдылар.

Екатеринбург татар конгрессы һәм музей хезмәткәрләре бабалары хәтерен һәм халык гореф-гадәтләрен саклаулары өчен Лаеш районына һәм Кече Елга халкына рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей тарих Лаеш районы