Урамда кино күрсәтү сезоны тәмамланды
«Кинопередвижка» проекты кысаларында урамда 33 күрсәтү оештырылды, тамашачылар 1000нән артык кеше җәлеп итте.
7 майда кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе һәм «Кино вакыты» форумы белән берлектә Лаеш районында урамда кино күрсәтү сезонын ачу тантанасы булды. Анда кинорежиссер Сергей Батаев катнашты.
Җәйге сезонда Кама елгасы яр буенда, Лаеш шәһәренең Державин мәйданында, лагерьларда, авыл җирлекләрендә һәм мәдәният йортларында 33 кино күрсәтү оештырылды.
Урамдагы күрсәтүләр «Моя жизнь» фильмы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев