Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Ватаныбыз тарихының фаҗигале бите

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланган «Мы памяти своей верны» дигән истәлекле чара узды.

Очрашуда Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов, иҗтимагый оешмалар эшен координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина, сәяси репрессияләр корбаннарының район җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова, Пенсия фонды идарәсе һәм үзәк район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты. 

-Сәяси репрессияләр илебез тарихына фаҗигале бит булып керде, - дип билгеләде Мәдинә Шәрәфиевна. - Лаеш районында 1937-1938 елларда 985 кеше кулга алына, аларның 171е үлемгә хөкем ителә. Җәфаланган кешеләр үз-үзләренә яла ягалар һәм кылмаган җинаятьләрен таныйлар. 

Ул куркыныч елларда һәлак булганнар истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар хөрмәтенә шәмнәр кабызылды.

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова сәяси репрессияләр корбаннарының республика җәмгыяте тарихы турында һәм бу җәмгыятьнең истәлекле альбомы булдырылу турында сөйләде. Хәзерге вакытта Лаеш районында аның 17 әгъзасы яши. 2010 елда алар 36 иде...  

Сәяси репрессияләр корбаннары җәмгыяте әгъзаларының берсе Геннадий Соловьев залда утыручыларга үз тарихын сөйләде. Аның язмышына ач сугыш еллары, кече яшьтән басуларда авыр хезмәт һәм халык дошманы дип табылган әтисе белән аерылу туры килгән.

Әмма тормыш дәвам итә һәм җыелышта өлкән буын очраша торган актуаль проблемалар да күтәрелде. Лаеш хастаханәсе табиблары Ольга Булатова һәм Рәсимә Гыйззәтуллина картлык деменциясе, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен үтәү турында сөйләделәр. Пенсия фонды һәм матди ярдәм күрсәтүнең №25 республика үзәге вәкилләре катнашучыларның бар сорауларына җавап бирделәр.

Чара азагында музей директоры Фәридә Мортазина ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә буйлап экскурсия үткәрде.

Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский исеменнән олы яшьтәге гражданнарга бүләкләр тапшырдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей тарих Лаеш районы

2
X