Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Висла-2020” кинофестивале: лаешлыларга нәрсә күрсәтәчәкләр

Лаеш 23 һәм 24 сентябрьдә Польша фильмнары фестивале «Висла»ны кабул итә. Монда кешеләрне Польша кино сәнгатенең иң яхшы әсәрләре белән таныштырачаклар.

Бу инде исәп буенча 13нче фестиваль, әмма Лаеш әле икенче тапкыр гына Польша иҗатчыларының кинофильмнарын күрсәтү өчен мәйданчык булып тора. «Висла»га фильм карарга гына түгел, ә аның өстендә уйланырга теләгән кешеләр килә. Июнь аенда старт алган фестиваль 2020 елның декабренә кадәр Россиядә, Грузия, Беларусь, Хорватия, Сербия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Словакия һәм Чехиядә булырга өлгерәчәк.

Лаешта нибары ике фильм күрсәтәчәкләр, икесе дә район мәдәният йортында. Акыллы Европа киносы, иң көчле ике фильмны – «Тело Христово» һәм «Налог на любовь»ны алып киләчәкләр, алар иң күп тамашачылар аудиториясен җыя.

Алар турында фестиваль кураторы Анастасия Каменская сөйли.

-Фестиваль 23 сентябрьдә 18 сәгатьтә «Тело Христово» (2019 ел, драма, 18+) фильмын түләүсез күрсәтү белән ачыла. Быел ул Көньяк Кореяның «Паразитлар» лентасыннан бераз калышып, чак кына «Оскар» алмады. Фильм Польшада берничә ел элек булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Яшь егет колониядә чын рухи яңарыш кичерә, рухани булырга хыяллана. Һәр гөнаһлы кешенең киләчәге бар бит. Тик элеккеге җинаятьчене семинариягә алмыйлар. Һәм ул язмыш кушуы белән авыл рухание вазифаларын башкаручы булып чыга. Егет күңелендәге ихлас ышаныч белән пастырьгә әверелә. Аның мәхәллә кешеләре белән мөнәсәбәтләре ничек булыр? Аның ялганы ачылырмы? Соңрак нәрсәләр булыр? Бу хакта фильмны караганнан соң белерсез. Сәнгатьнең катлаулы, кызыклы әсәре. «Тело Христово» тамашачыларга ошаячак дип гарантиялим. Аның өстендә эшләү зур физик һәм мораль көч таләп иткән. Кино төшерү төгәлләнгәч, режиссер Ян Комаса «нервлар талчыгу» диагнозы белән берничә көн хастаханәдә ятып чыккан. Бу картинаны булдыруга күпме көч сарыф ителүен күз алдына китерә аласыздыр! Сүз уңаеннан, аны булдыручылар - яшь кешеләр. Режиссер Ян Комасага 38 яшь, сценарист Матеуш Пацевичка һәм төп рольне искиткеч башкаручы Бартош Беленга - 28әр, оператор Петр Собоциньскига - 36 яшь.

Икенче фильм – «Налог на любовь» (2018 ел, 16+), ул 101 минут дәвам итә. Режиссер Бартоломей Игнацюкның кызыклы сценарийлы романтик комедиясе. Циник Мариан салым түләүдән качып йөри. Аның артыннан искитәрлек пани – салым инспекторы куа. Тамашачы әлеге фильмнан соң күңелсезләнеп китми.

Анастасия Каменская хәбәр иткәнчә, быел “Висла”, кызганычка каршы, кунакларсыз булачак. Тик безнең шәһәрдә яшәүчеләрнең Польша киносының иң яхшы үрнәкләре – нәзакәтле, матур, кинематографик зәвык тәрбияләүче фильмнар белән танышу мөмкинлеге бар. Ә сеанстан соң фильмнар турында фикер алышырга һәм үз фикереңне белдерергә була.

Реклама хокукында, 18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы