Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яңа ел ишек шакый

Лаеш районының үзәк чыршысын ачу шәһәр халкына яңа ел кәефе өстәде.

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе стадионында төп Яңа ел чыршысы утлары кабынды.

Салкын һәм җил лаешлыларны куркытмады. Кешеләр ул рәсми төстә ачылганчы ук җыела башлады. Дөрес анысы, күңелсезләнергә туры килмәде. Күңелле дискотека һәм күңел ачу программасы бәйрәм кунакларының кәефен күтәрде һәм бу декабрь кичендә туңарга ирек бирмәде. Моны истә калдыру өчен килүчеләр чыршы фонында боздан эшләнгән зур фигуралар янында фотога төштеләр.

Тантана балалар өчен әзерләнгән программадан башланды. Аниматорлар белән балалар әйлән-бәйлән йөрделәр. Яшь лаешлылар табышмакларга җавапларны таптылар, дөрес җавап өчен бүләк алдылар.

 Яңа ел кичәсендә “Ноу-Хау” барабан шоуы артистлары да катнашты (фотода). Бәрмә кораллар осталары тамашачыларда онытылмас шоу тәэсире калдырдылар, бәйрәм атмосферасы тудырдылар. Музыкантлар динамик уйнадылар, аларның чыгышы искиткеч тамаша булды.

Ә халык, яше дә, карты да яңа ел кунаклары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы килүне көттеләр. Яңа ел геройлары килүчеләрне биюләре һәм мәзәкләре белән дә җылыттылар. Менә ул яңа ел могҗизасы вакыты җитте.

-Бер, ике, өч – чыршы уты кабын! – могҗиза көткән бәләкәчләр дә, өлкәннәр дә хор белән кычкырдылар.

Ниһаять, кичке декабрь күк йөзен яшел гүзәлкәй утлары яктыртты.  Мәйдан яктырып китте. Районның төп чыршысында төрле төстәге утлар балкыды.

Бәйрәм гадәттәгечә кичке күк йөзенә салют җибәрү белән төгәлләнде. Ә яңа ел гүзәле үз утлары белән шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны озак  җәлеп итәр әле. Мондый матурлык яныннан аңа сокланмый үтеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа ел лаешта реклама