Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яңа елга иң яхшы бизәлеш

Лаеш районында Яңа елга иң яхшы бәйрәмчә бизәлешкә конкурс башланды.

Конкурс ике номинация буенча үтә. Беренчедән, бу төрле милек формасындагы учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр биналарын һәм аларның территорияләрен һәм шәхси йорт хуҗалыкларын яңа елга бизәү. Икенчедән, бу Лаеш муниципаль районы авыл җирлекләре территорияләрендә төп яңа ел чыршылары бизәлеше. Район башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, яңа ел бизәлешендә заманча технологияләр, материаллар, ут-техник чаралар кулланырга була, әмма янгын куркынычсызлыгы нормаларына җавап бирерлек булу шарт. Биналар янындагы территорияләрдәге агачларны, чыршыларны бизәү, зур курчаклар, кар яки боздан әкият геройлары сыннары урнаштырырга була.

Конкурста катнашуга гаризалар 2021 елның 6 декабреннән 18енә кадәр  электрон почта аша Kultura.Laishevo@tatar.ru. кабул ителә. Гаризада конкурста катнашучының тулы исемен, конкурсантның адресын, телефон номерын һәм номинацияне күрсәтү зарур.

2021 елның 10сыннан 20 декабренә кадәр конкурс комиссиясе график буенча авыл җирлекләренә һәм конкурста катнашуга гариза биргән зат объектларына эксперт бәясе бирү өчен бара. Җиңүчегә 50 мең сум, икенче урынга – 30 мең сум, ә өченчегә – 20 мең сум бирелә.

Конкурсны Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты үткәрә. Үткәрү сроклары 2021 елның 6 декабреннән 22 сенә кадәр. Конкурс йомгаклары 2021 елның 24 декабренә игълан ителәчәк.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа ел лаешта реклама бизәлеш