Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яңгыр Каравонга комачау итмәде

​​​​​​​ Узган шимбәдә Никольский авылы утызынчы Бөтенроссия рус фольклоры “Каравон”да катнашучыларны һәм кунакларны каршылады.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы.

Быел һава торышы фестивальне оештыручыларны сөендермәде. Көчле яңгыр һәм салкын җил Никольскийга халык җырларын яратучылар, борынгы һөнәр ияләре һәм борынгы гадәтләрне үз итүчеләр җыелуга уңай булмады. Һава торышы мактанырлык булмаса да узган шимбәдә авылда кеше күп иде. Каравон-2022дә Татарстаннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 170тән артык иҗат коллективы катнашты.

-Сезнең республикада мин беренче тапкыр, - дип сөйли Казанда ялын үткәрүче Туладан килгән Евгения Зверева. – Халык көйләрен яратам, бала чакта үзем дә хорда җырладым. Бу бәйрәм турында очраклы гына белдем һәм Никольскийга килдем. Монда искиткеч! Күңелле, шау-шу, матур! Авыл үзе дә бик матур. Бу фестивальне үткәрүчеләр булдыралар!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар юбилей Каравоны кунаклары булдылар.  Кунакларны Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов каршы алды. Алар өчен Татарстан республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская Никольский буйлап экскурсия үткәрде. Алар Каравон музеенда булдылар, егетләр уеннары, тимерчелек осталары белән таныштылар. Кунакларга балчыктан ясалган әйберләр, борынгы уенчыклар, балчык сыбызгылар, бизәлгән савыт-саба һәм башкаларны күрсәттеләр.

2022 ел Каравонын үзәк мәйданда театральләштерелгән “Каравон-нити судьбы” дигән зур тамаша ачты. Анда тормышта үз юлларын эзләгән өч туган турында сөйләнде. Олы абыйлары икмәк пешерүче, уртанчысы – сугышчы, ә кечкенәсе – җырчы була. Һөнәрләргә өйрәнгәч егетләр Каравонны зурлап, матур һәм күңелле итеп  бәйрәм итү өчен туган авылларына кайталар.

-“Каравон” 30 елда Татарстанның үзен таныткан брендына әйләнде, - дип бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. -  Республикада милли бәйрәмнәр аннан башлана – аннан соң Сабантуй, марий, чуаш һәм башка милли бәйрәмнәр. Республикабызда илебезнең бар халкының тарихи, мәдәни гореф-гадәтләре һәм казанышларын саклаучы инициатив төркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Әлбәттә, рус мәдәнияте – безнең илебез нигезе ул.

 Илдус Зарипов республика хакимияте ярдәмендә “Каравон”ның районыбызда инфраструктураны үстерүгә булышуы хакында сөйләде. Бер ел элек Рөстәм Миңнеханов Никольский мәдәният йортын капиталь ремонтларга йөкләмә бирде, бу вакытында үтәлде. Шулай ук республика органнары ярдәмендә җирле күл чистартылган Ә якын араларда авылдагы могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсендә яңарту эшләре башланачак.

Ачу тантанасын йомгаклап Рөстәм Нургалиевич мәдәният вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм этномәдәни коллективларга сертификатлар тапшырды.

Ул арада яңгыр көчәйде. Әмма кунакларның күбесе М.Е. Пятницкий исемендәге  дәүләт академия рус халык хоры, “Цветень” фольклор ансамбле һәм “Поверье” фольклор ансамбленең “Репа” фолк-проекты белән чыгышын карау өчен кичкә кадәр Никольскийда  калды.

 

Фото: http://laishevskyi.ru/news/kultura/laishevskiy-rayon-nachinaet-otmechat-yubileynyy-karavon

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы каравон 2022 Яңгыр Каравонга комачау итмәде