Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яраткан әниләребез бәйрәме

Әниләр көнен район мәдәният йортында тантаналы концерт белән билгеләп үттеләр.

Актлар залы тамашачылар белән тулы иде, теләге булган һәркемне сыйдыру өчен өстәмә урындыклар куйдылар хәтта. Мәдәният йорты бинасын бәхетле аналар һәм балалар фотографияләре һәм дөньядагы иң якын кешеләргә мәхәббәт белдергән сүзләр белән күп санлы кызыл шарлар белән бизәделәр.

-Бүген, беркайчан булмаганча, гаилә кыйммәтләре, нык гаилә идеалларының дәрәҗәсе югары, - дип билгеләде Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов. – Дәүләт ана булуны һәм балаларны яклауга, күп балалы әти-әниләргә ярдәм күрсәтүгә, демографик хәлне яхшыртуга зур игътибар бирә. Безнең әниләрне һәрчак киң күңеллелек, бирелгәнлек, үз-үзләрен корбан итү һәм гаять зур түземлек аерып торды. Алар ана бурычын һөнәри эшчәнлек белән уңышлы берләштерәләр, безнең районның социаль-икътисади үсешенә үз өлешләрен кертәләр.

Бүләкләү тантанасында һөнәри өлкәдә дә, ана ролендә дә уңышка ирешкән хатын-кызлар билгеләнде. Күп дистә еллар тату һәм аңлашып яшәүче гаилә парлары аерым хөрмәтләнде. Моннан тыш, ике гаилә ана капиталына сертификат алды.

Балалар белән әниләрнең бергәләп чыгыш ясавы быел бәйрәм концертының үзенчәлеге иде. Айсылу һәм Даниэль Чижевскийлар, Юлия һәм Дарина Турковалар һәм башка күпләр җырларны дуэт белән башкардылар. Вәсимә Хәкимованың һәм аның 88 яшьлек әнисенең чыгышы программаның кадагы булды.

Әниләр һәм әбиләр адресына күп матур җырлар һәм шигырьләр яңгырады, яхшы сүзләр әйтелде. Тамашачылар йөзендә канәгать елмаю иде – димәк, бәйрәм уңышлы булды, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы бәйрәм

2
X