Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яшь артистлар Игорь Крутой академиясе иҗат сменасында

“Идел” яшьләр үзәгендә 4тән 16 яшькәчә талантлы балалар җырларга, биергә һәм актерлык осталыгына өйрәнделәр.

“Cool Camp 2020” сменасы бер-берләре белән танышудан һәм үз отрядларын тәкъдир итүдән башланды. Креатив продюсер һәм Татарстан Республикасы КВН режиссеры Анастасия Ткачева балалар һәм яшүсмерләр өчен осталык сәгате үткәрде. Анда  алар скетчлар төшерүдә иҗади күнемәләрен үстерделәр һәм КВН уенына әзерләнделәр. Моның өчен балалар зумба биергә өйрәнделәр, мюзиклга репетиция ясадылар, мәзәкләр язуда үз осталыкларын күрсәтеләр. Шул ук кичтә шаяннар һәм тапкырлар клубында уен булды.

Икенче көнне кызлар һәм малайлар вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча үз күнекмәләрен камилләштерделәр. Спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә аеруча игътибар иттеләр. Сменаның һәр көне зарядкадан башланды, балалар өчен волейбол турниры үткәрелде.

“Mr & Mrs Cool Camp” конкурсы иҗат сменасының үзәге булды дисәм, арттыру булмас. Үзләрен таныту өчен балалар сәнгать номерлары әзерләделәр, игътибарлылыкта, тотнаклыкта һәм кретивлыкта ярыштылар. Конкурста Иван Городецкий һәм Камилла Ибраһимова җиңү яулады. Тагын берничә катнашучы аерым номинацияләрдә бүләкләргә лаек булды.

Лагерьда чираттагы көн гадәти булмады, җәй көнечә Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Гадәти кышкы уеннарны күбекле кичә алыштырды. Ә  барысы Кыш Бабай, Кар Кызы һәм чыршы астындагы бүләкләр белән чын бәйрәм булды. Көн бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. Лагерьда башка бәйрәмнәр дә булды: Май чабу һәм Сабантуй. Ә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә балалар өчен тагын бер бәйрәм – “Холи” буяулар фестивале үткәрделәр.

Иҗат сменасының соңгы көнендә катнашучылар берничә көн эчендә әзерләгән мюзиклны күрсәттеләр. Аннан нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. 2020 ел сменасында Кәрим Фәхретдинов җиңүче булды. Бүләккә ул ел дәвамында Игорь Крутой академиясендә уку мөмкинлеге алды. Ралина Газизова Академиядә киләсе семестрда укуга стипендия отты.

“Cool Camp 2020” сменасы шарлар очырту һәм флаг төшерү белән ябылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама академия