Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Йолдызлар астында кино

«Урам киносы фестивале-2020» Лаеш халкын һәм кунакларын кичке «Кама диңгезе» яр буена җыйды.

Лаеш кинозалы, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, махсус санитар-эпидемиологик режим игълан ителгәннән соң беренче тапкыр кино күрсәтергә кереште. Кешеләр ачык һавада җәйге кинотеатр тамаша залында уңайлы итеп урнашу өчен пледлар алып килгәннәр.

Бу ел программасы Россиянең әйдәп баручы киномәктәпләре тарафыннан сайлап алынды. Тамашачылар хөкеменә Россия режиссерларының төрле жанрдагы һәм стильдәге кыска метражлы фильмнары тәкъдим ителде. Киноленталар яхшылык һәм явызлык, мәхәббәт һәм тугрылык, милли менталитет үзенчәлекләре һәм гамәлдәге кануннарны яңадан карау кебек тормыш темаларын ачып бирделәр.

- Кичке яр буенда йөрергә генә түгел, кино карарга да мөмкин булуы куандыра, - дип уртаклашты Лариса Козлова.

Өлкәннәр сюжетлар үсешен бик теләп күзәттеләр, геройларның гамәлләре турында фикер алыштылар һәм алар өчен борчылдылар, ә балалар янәшәдәге төзекләндерелгән балалар мәйданчыгында уйнадылар.

Белешмә өчен: Урам киносы фестивале алты ел элек Россиянең Ерак Көнчыгышында ике яшь егет инициативасы буларак барлыкка килде. Алар билгеле бер шәһәргә бәйләнгән, эксперт жюрилары һәм кыйммәтле билетлары булган гадәти кинофестивальне үткән заман калдыгы саныйлар. Бушлай керү, күп санлы мәйданчыклар һәм ачык тавыш бирү мөмкин булган халык кинофестивален булдыру зарурлыгы туды. 6 ел эчендә фестиваль 67 илне колачлады һәм илебездә булдырылган һәм тормышка ашырылган иң масштаблы коммерциячел булмаган проект булды.

Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча фестивальнең беренче көнендә карауның лидеры булып «Подводник» фильмы танылды.

"ТР Лаеш муниципаль районы халкына кино хезмәте күрсәтү буенча" МБУ директоры Айгөл Курченкова, саф һавада мондый караулар алдагы һәр чәршәмбе саен «Кама диңгезе»нә килүчеләрне көтәчәк, дип ышандырды.

- Алда әле Россия киносы фестивале, шулай ук карау өчен бик күп кызыклы фильмнар бар, - дип өстәде ул.

Сентябрь аенда, барлык күрсәтүләр тәмамланганнан соң, фестивальне оештыручылар эше иң күп тавыш җыйган яшь режиссерның фамилиясен яңгыратачак. Аңа чып-чын халык статуэткасы бирелә, ул оештыручылар тарафыннан барлык катнашучы шәһәрләрдән җыелган металл кисәкләреннән эретеп эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кино Лаеш районы лаешта реклама Кама диңгезе