Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Йөрәктән – йөрәккә

Район мәдәният йортында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен унынчы “Йөрәктән – йөрәккә” юбилей фестивале булды.

Чарага Лаеш мәктәпләре  укучылары, интернат-мәктәп, балалар йорты балалары, “Вдохновение”, “Диетон”, “С песней по жизни” клубы әгъзалары һәм безнең битараф булмаган тамашачылар җыелды.

“Йөрәктән – йөрәккә” – бу балалар һәм үсмерләр иҗаты, анда теләге булган һәр кеше үз талантын, сәләтен күрсәтә ала. Сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләр өчен бу аеруча кирәк. Аны А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены һәм Лаеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәге (ЦВР) оештырды.

-Без сезне мөмкинлекләре чикләнгән, әмма бик тә көчле һәм кыю кешеләрнең унынчы юбилей фестивалендә күрүебезгә шатбыз, алар,  кыенлыкларга да карамастан, тормышның һәр минутына сөенәләр, - мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина очрашуны шундый сүзләр белән ачты. – Фестивальнең “Йөрәктән  -йөрәккә” дип аталуы да очраклы түгел, чөнки йөрәк чикләрне белми.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә интернат-мәктәп коллективлары чыгыш ясады: “Карамель” бию коллективы (җитәкчесе Татьяна Ватомова), Галина Григорьева җитәкчелегендәге “Росинка” вокаль ансамбле. Гомумән, интернат-мәктәп балалары бик тә талантлы, алар тамашачыларга күп номерлар тәкъдим иттеләр. Агния Бартоның “Игрушки” шигырен сәхнәләштергәннәр, Мария Дормидонтова кашыкларда уйнады, Рамазан Әхмәтвәлиев, Гөлназ Галәветдинова, Кира Климина, Ринал Шәйхелисламов җырлады, Ренат Сәләхов, Ралина Федосеева, Адел Кирюхин, Валерия Нохратская, Даниил Журавлев, Кирилл Исмәгыйлов шигырьләрне аеруча матур укыдылар һәм башка кызыклы номерлар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне дә алкышлап каршыладылар. Кызганычка каршы, ковид чикләүләр булу сәбәпле барысы да катнаша алмады. Әмма кайбер катнашучылар үзләренең видеочыгышларын җибәргәннәр. Мәсәлән, тернәкләндерү үзәге балалары “Теремкәй”не сәхнәләштергәннәр, ә Ренат Сәләхов сеңлесе белән шигырьне сәнгатьле укуны яздырган.

А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек орденының ел саен бирелә торган “Балалар белән һәм балалар өчен” премиясен тапшыру фестивальнең мөһим өлеше булды, бу юлы аңа Марина Шастина лаек булды.

Фестивальдә катнашучыларны районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Лаеш шәһәре инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Казакова һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәп укучылары һәм коллективы сәламләде. Сүз уңаеннан, мәктәп балалары Шәфкатьлелек орденына һәм аңа йөрүчеләргә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чаралар үткәргәндә кирәкле канцтоварлар, уенчыклар, тәм-томнар җыеп тапшырдылар.

Фестивальдә катнашучы, актив яшәеш рәвеше алып баручы, Лаеш интернат мәктәбен тәмамлаган Роман Федоров үзенең әбисе язган, исеме бик тә символик булган “Не обижайте, люди, инвалидов!” шигырен укыды. Шуны гына өстисе килә: мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемалары турында ункөнлектә генә түгел, ешрак искә алыгыз. Алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль РДК Лаеш районы лаешта реклама